Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ил күтәрә халкын данлаганны...

Якташлар

 Әгъзам Самат улы Гобәйдуллинның шәхесе тау ягында – Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында гына түгел, республика күләмендә дә билгелеләрдән санала. Баш зоо­техник, колхоз рәисе, район авыл хуҗалыгы башлыгы, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, район хакимияте башлыгы, Президент аппараты җитәкчесе,
РФ Федераль җыенының вәкаләтле вәкиле, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән, соңгы алты
ел дәвамында респуб­ликаның муниципаль берәмлекләр Советын уңышлы җитәкләгән абруйлы, зирәк сәясәтченең исеме
һәрчак игътибар үзәгендә булуы гаҗәптә түгел.

Ата-ана фатихасы


Моннан бик күп еллар элек миңа Самат абый белән Гайшә апаны күреп калырга насыйп булды. Шулкадәр ачык, мөлаем кешеләр булып исемдә калган. Самат ага Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан кулы җәрәхәтләнеп, 2нче группа инвалид булып кайта. Ул беркайчан да зарланмый, сабыр, җор телле дә, һәр эшнең башында тора. Әтисе кебек балта остасы, такта яручы булып таныла. Сугыштан соңгы елларда авыл тормышының үзәгендә кайный. Аны авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Соңыннан да гел җаваплы эшләр башкара. Хуҗалык мөдире, ындыр табагы, терлекчелек фермасы мөдире булып эшли.

Самат Сафиулла улы кайда гына хезмәт куйса да, эшен намус белән башкара. Нәселдән килгән, яратып башкара торган һөнәрен – балта остасы эшен ташламый. Гайшә апа бик тә затлы нәселдән, Иске Кәкерлегә нигез салган беренче кешеләрнең оныгы.

Үз чорының язмышына язылганның барысын да кичерергә туры килә аңа. Үсмер вакытыннан ук мал, кош-кортлар карый, кырда урак ура. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Колхоз шикәр җитештерү өчен чөгендер игү белән шөгыльләнә. Гайшә Насретдин кызы ра­йонда иң оста яшелчә игүче булып таныла. Олыгайгач та улының тормышы, эше хакында хәбәрдар булып, кирәк чакта акыллы киңәшләрен биреп тора.
 

 «Хуҗа булдым диеп зураеп китмә, халык белән бергә бул, кешеләрнең хәленә керергә тырыш», – дигән сүзләрен хәзер дә искә алалар.
 

Бу тату гаиләдә сигез бала дөньяга килә. Үзләре гади эшче булуга карамастан, балаларын һәрчак белем алырга өндиләр. Әйе, Гобәйдуллиннар гаиләсендә белем алу­­га, укуга ом­тылыш хакимлек итә. Бүгенге көндә дә әти-әниләренең акыллы киңәшләрен тотып, алар биргән фатихадан күңелләренә көч-күәт алып, халык өчен хезмәт итәләр.

Мулла Иле – исем бүләк иткән авыл


Әгъзам Гобәйдуллин 1953 елның 15 июлендә Чүпрәле ягында, тирән хәтерле Иске Кәкерле авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Бүгенге көндә ул 3 югары белемле, гыйльми дәрәҗәгә ия, биология фәннәре докторы.


1975 елны диплом алгач юллама белән Югары Ослан районында беренче тормыш тәҗрибәсе ала. Аннан армия сафлары... Әгъзам Самат улының 1976-1992 елларда хезмәт юлы Яшел Үзән районы белән бәйләнгән. Армиядән кайткач «Комсомолец» колхозында баш зоотехник булып эшли. Студент елларыннан ук көрәшне үз иткән егет спортта зур казанышларга ирешә. Күрше Мулла Иле сабантуенда мәйдан тотып, халыкның ихтирамын казана. Тиздән аны «Искра» колхозына рәис итеп сайлыйлар. Бу җиһанда бер генә гамәл дә юктан гына булмый. Мулла Иле авылы колхоз рәисенә исем бүләк иткән авыл бит ул. 1952-1953 елларда Самат ага бу якта үзенең бригадасы белән такта ярып, йортлар төзеп йөри. Шунда Әгъзам атлы чибәр, акыллы, уңган бер егет белән таныша. Улым туса, дустым хөрмәтенә аның исемен куям, ди. Менә ул, еллар уза, сезнең җитәкчегез булып каршыгызда үзе Әгъзам Самат улы.
Һәр сүзе ышанычлы, горур яңгырый

Яшь, энергиясе ташып торган 27 яшьлек рәис җиң сызганып эшкә керешә. Әгъзам Самат улы тырышлыгы белән колхоз зур уңышларга ирешә. «Искра» колхозын ра­йонда үрнәк итеп күрсәтә башлыйлар. Колхозда хезмәт күрсәтү биналары барысы да яңартыла, тамырдан үзгәртелә. 800 мөгезле эре терлекчелек комплексы сафка баса. Терлекчелектә бөтен эш кул көче белән башкарылса, хәзер эш процесс­лары механикалаштырыла, сыер савучылар ике сменалы эшкә күчә. Комплекста ял итү урыны, терлекчеләр йорты, чәчтарашханә, физиотерапия – дәвалау кабинеты ачыла. Аерым сөт блогы булдырыла, 320 башка исәпләнгән бозаулар бинасы корыла. Машина-трактор паркында 25 машинага исәпләнгән җылы гараж, 20 комбайн­га ангар төзелә. Нефтебаза, икмәк киптерү агрегаты, сенаж башнялары, ашлама складлары, малларга ике җәйге лагерь, кыр станы... санап китсәң, барысы да Әгъзам Самат улы тырышлыгында ирешелә. Колхоз сөт җитештерү буенча планны арттырып үти, игенчелектә һәм терлекчелек продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешә.

Уңышлы, оешкан шартларда республика семинарлары уза, Казан телевидениесе алдынгы колхозчыларны эфирга төшерә. Колхоз рәисенең уйланылган идеяләре тормышка аша. Һәр сүзе ышанычлы, горур яңгырый. Хуҗалык КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министр­лар Советының Мактау грамотасы һәм күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

Бу елларда Мулла Иле үзе дә үзгәрә. Заманча спорт залы, ашханәсе булган өч катлы мәктәп калкып чыга. Балалар бакчасына нигез салына. Социаль обьектлар: кунакханә, ашханә сафка баса. Авыл мәдәният йорты турында да кайгырта колхоз рәисе. Инструменталь ансамбль өчен уен кораллары кайтартыла. «Яшьлек» ансамбленең даны тирә-якка тарала. Бик зур суммага сәхнә кос­тюмнарына заказ бирелә. Биш минут буш вакыты булса, рәис үзе дә клубка кереп гармунда уйнарга ярата. Ул елларда үзешчән сәнгать коллективы район смотрларында югары нәтиҗәләргә ирешә башлый.
Үзенә исем бүләк иткән төбәктә Агросәнәгать комплексы рәисе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, район Советы башкарма комитетының беренче урынбасары булып эшли. Ихласлык, ихтирамлык аның асылында. Кешеләрнең хәленә керү, тою һәм аңлый белү җитәкченең күркәм сыйфатлары.

Язмышына чиксез рәхмәтле

Әгъзам Самат улы хәзер дә авылны, кешеләрен, хезмәтчәннәрен онытмый, гел хәбәрләшеп һәм ярдәмләшеп тора. Быел мәчеткә кайтып зур ифтар ашы да уздырды.
Кайда гына эшләсә дә, Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин билгеләнгән юлдан тайпылмый гына, авырлыкларга бирешмичә, таң йокыларын калдырып булса да үзен аямыйча эшләп, бүгенге матур, уңышлы көнгә килеп җитә. 70 яшьлек гомеренең һәр сәгате, һәр минуты кадерле аңа, әлеге көнгә алып килгән һәм бәхет бүләк иткән язмышына чиксез рәхмәтле. Гомерлек тормыш иптәше, җаваплы, тынгысыз эшендә һәрчак терәк-таяныч булган Суфия ханым, балалары Ильфан, Лилия, Ленара, килен-кияүләре һәм биш оныгы янында булу әйтеп бетергесез рәхәтлек, тынычлык бирә, көч өсти.

Оста җитәкчегә, баһадир җанлы, намуслы, гадел, туганнарга, дусларына ачык, ярдәмчел Әгъзам Самат улына олы юбилее белән котлап уңышларының изгелеген күреп, яшәү ямен тоеп туачак таңнарның һәрвакыт нурлы булуын телибез.

Гөлфинә Канакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев