Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ил чакыргач, чыктык олы юлга

Соңгы атналарда беркемнең дә күңеле тыныч түгел...

Илебезгә килде уртак бәла...
Кайгы җиле бүген һәр ишеккә кага...
Әниләрнең күзләреннән кайнар
яшьләр тама,
Нарасыйлар «әти» диеп елап кала...

Авыр чакта, дуслар, бердәм булыйк!
Шатлык- кайгыларны бергә бүлик!
Югалтулар кичергәнгә
терәк булыйк!
Илебезгә, халкыбызга кирәк булыйк!

Бергә булыйк, бердәм булыйк,
дин кардәшләр!
Бердәм булсак, җиңү килер
кичекмәстән!
Илебезнең азатлыгы - иң кирәге,
Шул уй белән типсен
һәркемнең йөрәге!

Роза Ягудина.
Норлат


Һәркемнең үз борчуы: кемдер улы, кемдер ире, кемдер кияве, кемдер туганы өчен ут йота. Кәгазь генә килмәсен, чакырмасыннар гына...

Кем уйлаган бит безнең буынга да шундый авыр чорны баштан кичерергә насыйп булыр дип.

  • Сугыш афәтләрен йөрәкләре аша кичергән әбиләребез, әниләребез, безнең балаларга күрергә язмасын дип, һәр догаларында телиләр иде.
    Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, барыбыз да куркуга калдык, ни уйларга, нишләргә белмәдек. Чөнки без икенче бөтендөнья сугышыннан соң тыныч тормышта яшәргә өйрәнгән халык. Кайлардадыр әледән-әле бәрелешләр булып торды, әмма алар күпчелеккә кагылышсыз узды.


  • – Бөтен республикабыздагы кебек үк, Яшел Үзән районында да гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча чара уздырыла. Повестка алучылар безнең Хәрби комиссариатка килеп, теркәләләр. Моннан тыш, 1 ок тябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башлана. Монда шуны аңларга кирәк, бу берничек тә өлешчә мобилизацияләү белән бәйле түгел, икесе ике чара, – дип шәрехләде Яшел Үзән хәрби комиссары Илшат Паймурзин.


  • – Исегезгә төшерәм, Россия Федерациясендә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 номеры буенча «кайнар линия» эшли. Тагын, бернинди дә фейкларга – ялган имеш-мимешләргә ышанмавыгызны, провокацияләргә бирелмәвегезне сорар идем. Китүчеләргә тиешенчә яшәү шартлары булдырылган, кием-салым, ризык белән тәэмин ителәләр.
    Әйе, башка төрле уйлар килә, күбесе ачыклык булмаганлыктан, билгесезлектән. Иң мөһиме, паникага бирелмәскә һәм төрле яктан ишетелгән имеш-мимешләргә артык колак салмыйча, рәсми чыганакларга игътибар итәргә кирәк.

  • Өлешчә мобилизациягә килгәндә, РФ оборона министры Сергей Шойгу түбәндәгеләрне әйтте:


  • махсус хәрби операциядә бары тик сугышчан тәҗрибәсе булучылар гына катнашачак;
    чакырылыш буенча хез мәт итүчеләр махсус хәрби опе рациягә җибәрелмәячәк;
    мобилизация «азат ителгән территорияләр»не контрольдә тоту өчен үткәрелә;
    студентларны мобилиза цияләү турында бернинди дә сүз бармый.


  • Районыбыздан повестка алучылар хәрби өйрәнү – җыемнарга (сборы) озатылып тора, Хәрби комиссариат редакциябез янында гына, безнең дә аларны һәм озатучы якыннарының эмоцияләрен күреп, үзәкләребез өзелә. Китүчеләр булдыра алган хәтле калучыларны тынычландыра, әйләнеп кайтачакларына ышандыра. Амин, шулай гына була күрсен, исән-сау кабат күрешүләр насыйп булсын!

  • Чакырылучылар арасында капитан да, рядовой да, лейтенантлар да бар.

  • 31 яшьлек Александрга мобилизацияләнүен телефон аша шалтыратып җиткергәннәр:
    Чакырдылар, димәк кирәк, – ди ул, – ил чакыргач, без – ир ләр, барырга тиеш. Гасырлар буе шулай булган, илнең иминлеген ирләр саклаган. Әлегә эмо цияләремне аңлата алмыйм, әмма күңел төшенкелеге бар дип әйтмәс идем, настрой оптимистларча.
    Аны озатырга әнисе, 4 яшьлек улы, хатыны һәм якын туганнары килгән иде. Александр аларның да күңелләрен күтәрергә тырышты. Аны озатырга эшләгән җиреннән җитәкчесе дә килгән иде: «Ул минем алыштыргысыз, иң яхшы хезмәткәрем, алмагыз әле дип, комиссариатта бик ялындым, әмма вакыты шундый бит, нишләтәсең, безнең эштә бронь юк», – диде ул.

    Хезмәткәрнең өлешчә мобилизациядән азат итә торган бронь бармы-юкмы икәнен предприятиенең хәрби-хисап өстәлендә һәм кадрлар бүлегендә белергә була.
    Броньның вазифага берке телүе аныклана, ә конкрет кешегә түгел. Әгәр дә хезмәткәр эштән китсә яки бронь булган вазифасыннан күчерелсә, ул мо билизацияләүдән кичектерү хокукын югалта.

    Кичә Яшел Үзәннең Хәрби комиссариаты яны иртәдән үк «гөж» килде, якын-тирә урамнар машиналар белән тулган иде. Районыбыздан хәрби өйрәнүләргә 138 кеше китте. Аларны шундый җитди юлга озатырга Михаил Афанасьев та килгән иде:

  • – Яшел Үзән һәрвакыт илебезнең оборона сәләтен тәэмин итүче шәһәр булды һәм булып кала. Мин сезнең һәрберегез белән горурланам, без бергә, без бер гаилә. Сез бүген монда, Ватаныбызның чын уллары – аның көче һәм намусы! Барлык туган социаль мәсьәләләр буенча сезнең гаиләләр турында кайгыртуны без үз өстебезгә алабыз, бу минем шәхси контролемдә! Без сезгә ышанабыз һәм исән-сау кайтуыгызны көтәбез! – диде район башлыгы, китүчеләргә ак юл теләп.

  • Чакырылучылар үзләрен чын ир-егетләрчә тота. Күңелләрендә ниләр кайныйдыр, әмма тыштан бочуларын сиздермиләр, йөзләрендә елмаю, күз яшьләрен тыя алмаган әниләрен, хатыннарын тынычландырырга көч табалар.

  • Норлаттан мобилизацияләнгән 34 яшьлек Ленар шулай ук тыныч күренә, повестканы кайчан китергәннәрен хәтерләмим, бүген килергә кушылган иде, ди:
    Оренбург өлкәсендә хез мәт иткән идем, кече сержант. Ике балам, хатыным, якыннарым өйдән озатып җибәрделәр, елыйлар инде, бик тә борчылалар.

  • Аллаһка тапшырдык! Ак юл сезгә, ир-егетләр, гаиләләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтып, шатлыклы очрашулар насыйп булсын! Ә озатып калучыларга олы сабырлык һәм түземлек. Догада торып, якты уйларыбыз белән аларга ышаныч бирик, терәк булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев