Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икмәк-күмәч һәм кондитер ашамлыкларының сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты буенча Бөтенроссия кайнар линиясе эшли башлады

Бөтенроссия кайнар линиясе эшли башлады. Кулланучыларга консультацияне 2021 елның 21 июненнән 2 июленә кадәр бирелә.

Кулланучылар хокукларын як лау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре икмәк-күмәч һәм кондитер продукциясен сатып алу һәм сату кагыйдәләре, саклау шартлары һәм яраклылык вакыты, сыйфатына һәм куркынычсызлыгына куелган норматив таләпләр, сайлап алу буенча киңәшләр бирәчәкләр, кибеттә сыйфатсыз продукт сатылган очракта кулланучыга мөрәҗәгатьне кая җибәрергә кирәклеге турында өйрәтәчәкләр.

Бердәм консультация үзәге телефоны: 8 (800) 555-49-43 (шалтырату бушлай).
Операторлар тәүлек буе шалтыратуларны кабул итә. Аерым сораулар буенча мөрәҗәгатьләр территориаль органнарга һәм Роспотребнадзор оешмаларына җибәрелә. Идарә белгечләре консультацияләрне эш режимы нигезендә үткәрә.
Безгә ярдәм йөзеннән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсы булдырылган, анда барлык кирәкле мәгълүмат урнаштырылган, шул исәптән, ялган азык-төлек продукциясе җитештерүче һәм сатучы предприятиеләр турында да.
Икмәк-күмәч һәм кондитер ашамлыкларына күзәтчелекне Рос потребнадзор алып бара. Әйтик, 2020 елда ул санитар-химик, микробиологик һәм физико-химик күрсәткечләре буенча 70 меңнән артык икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм 75 меңнән артык кондитер әйберләре пробасын тикшергән.
Сәламәт туклану проекты бүген икмәк-күмәч эшләнмәләренең, кондитер продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линиягә килгән сорауларга карап, икмәк сайлап алуга, икмәк-күмәч продукциясенең сыйфаты стандартларына һәм саклау кагый дәләренә багышланган күп кенә материаллар бастыра.

БЕЛЕШМӘ:
Россиядә 2019 елдан башлап «Демография» илкүләм проекты актив тормышка ашырыла. Төп өстенлеге – Россия халкын саклау һәм арттыру. Максаты – 78 яшькә кадәр халыкның сәламәт яшәвен озайту; эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең үлем-китем санын киметү; туучылар санын арттыру; шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен күбәйтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев