Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Икътисадны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр

ТР Хөкүмәте йортында ТР Инвестиция советы утырышы узды.

Анда Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында гамәлгә ашырылачак дүрт проектны хуп­лады.

 

«Физра» ҖЧҖ генераль директоры Илшат Газизов ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнү өчен Казанда һәм Яшел Үзәндә футбол манежлары төзү проектын гамәлгә ашыруларын сорады. «Социаль һәм бик кирәкле проектны хуплыйбыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


«Крайс» компанияләр төркеме Яшел Үзән районында туңдырма һәм кондитерлык эшләнмәләре җитештерү буенча фабрика ачарга планлаштыра («Славица» туңдырма фабрикасы» ҖЧҖ). Җитештерүне Тура 2.0 индустриаль паркы территориясендә урнаштыру карала. Респуб­лика Рәисе ассызыклавынча, әлеге проект республика эчендә сөт эшкәртү өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзелешне 2024 елның язында башларга исәпләре.


«Арт» компаниясе «Ростсельмаш» дилерлык үзәген төзү буенча проект әзерләгән. Аны шулай ук Яшел Үзән районының «Тура 2.0» индустриаль паркында ачу күздә тотыла.

«Шәһәр термнары» (мунчалары) ҖЧҖ проекты Яшел Үзәндә термаль комплекс төзүне күздә тота. Килүчеләр өчен 10 төрдән артык төрле сауна һәм мунча, шулай ук җылытылган бассейннар булачак. Төзелеш вакыты: 2023 елның июне – 2024 елның декабре.
 

Проектлар социаль һәм төрле юнәлештәге. Бу яңа эш урыннары, салым базасы. «Зеленодольск терм­нары» проектына шәһәр мохтаҗ иде, уңайлы урнашуы, һәм, әлбәттә, туристлар һәм кунаклар өчен ял зонасы Яшел Үзән районына гына түгел, Татарстан өчен дә мөһим. «Ростсельмаш» дилерлык үзәгеннән тыш, янәшәдәге территориядә уку-җитештерү мәйданчыгы оештыра. «Физра» проекты һәм яңа футбол манежы – балалар һәм яшьләрнең спортын һәм ялын үстерү өчен бик кирәкле проект. Республика җитәкчелеге барлык проектларны да хуплады һәм инфраструктура ярдәме буенча йөкләмәләр бирде. Без Рөстәм Нургалиевичка бик рәхмәтле, – диде ра­йон башлыгы Михаил Афанасьев, муниципалитет өчен проектларны гамәлгә ашыруның әһәмияте турындагы сорауга җавап биреп.
 

Гомумән, белгечләр фикеренчә, икътисадны тот­рыклы үстерү өчен Яшел Үзән районына тагын 40 меңләп эш урыны кирәк, аларның яртысы – югары технологияле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев