Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икенче метеор суга төшерелде

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ составына керүче «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә Ханты-Манси автономияле округы өчен 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы узды.

Бу әлеге сериядән куллануга тапшырылган икенче метеор.

03830 Метеор-2020 проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир суднолары, «Си Тех» проект бюросы тарафыннан эшләнгән һәм куркынычсызлык буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирә.
Модернизацияләнгән канат схемасы судноны берничә өстенлек белән тәэмин итә. Атап әйткәндә ул: дулкыннарда артык йөкләнешне киметә, хәрәкәтне автомат рәвештә тотрык­ландыра.


Метеорны суга төшерү тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, «Северречфлот» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Чумарин, район һәм завод җитәкчелеге катнашты.

Суга төшәчәк судно искиткеч. Әлеге метеор беренчесе түгел, әмма Совет елларында чык­каннары белән чагыштырганда өстенлекле яклары бихисап. Һәм мондый суднолар әле күп булыр дип өметләнәбез. Татарстан җитәкчелеге сезгә һәрвакытта да ярдәм итәчәк, –
дип бәйрәм котлауларын җиткерде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов.
 

Ә заводлылар өчен бу чын мәгънәсендә бәйрәмгә тиң көн. Күңелең биреп башкарган эшеңнең нәтиҗәсен күрү үзе бер шатлык. Җитәкчелек тә тырыш хезмәткәрләрен күрә һәм бәяли белә. Бу көнне дә күп­ләр төрле дәрәҗәдәге мактау һәм рәхмәт хатларына лаек булды.


Озын рейслар (8 сәгать һәм аннан да күбрәк) вакытында пассажирлар һәм экипаж өчен шартларны яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Судноның иминлеге, шул исәптән, 13 сәгать дәвамында өзлексез йөрү өчен ягулык запасы белән тәэмин ителгән. 122 пассажирга исәпләнгән иркен салон уңайлы кәнәфиләр, WI-FI ярдәмендә мультимедия контентына керү, багаж бүлеге, кул йөге өчен ябык киштәләр белән җиһазландырылган.


Суднода шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү өчен барлык шартлар каралган, сабыйлар белән аналар өчен махсус урыннар һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев