Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Икеләтә бәхет!» – Винарис Ильегетнең зур шатлыгы бар

***

Җырчы Винарис Ильегеткә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгән.

«Яраткан тамашачым, сезнең белән уртаклашасы килгән зур шатлыгым бар. Бүген, 11 октябрь көнне, минем әниемнең туган көнендә, шундый яхшы хәбәр килеп иреште. Кечкенәдән җырга гашыйк булып, уен коралларын яратып, гаҗәеп шәхесләр ярдәме белән артист дәрәҗәсенә җитешкән Винарис Ильегет – Виталий Ефим улы Блехер мин. Ә бүген исә мәдәният министры һәм хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча, миңа атказанган артист исемен бирделәр! Минем өчен бу – зур дәрәҗә. Тормышны яратып, җырлап яшәргә өйрәткән әти-әниемә, бөек шәхесләребезгә, кадерле кешеләремә, тамашачыларыма, дусларыма, Лилиямә чиксез рәхмәтлемен! Бу яхшы яңалык әниемнең туган көне җиткәндә булуы – икеләтә бәхет! Иҗатыма югары бәя бирүегезгә рәхмәт, татар халкым!» – дип яза үзенең сәхифәсендә Винарис.

Шулай ук әлеге мактаулы исемгә Кәрим Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов һәм «Мунча ташы» татар эстрадасы театры артисты Рамил Әсхәдуллиннар да лаек булган.

Чыганак-фото: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев