Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике тамчы зирәклек. Бозны эретегез

Бервакыт кыш көне остазы белән укучы елга буенда йөргән.

– Остазым! – дигән шәкерт, – кешеләр бер-берсен аңламый. Алар аралашырга тырыша, үзара аңлашу турында китаплар укый, әмма араларындагы күзгә күренмәс стенага төртелә. Нигә шулай?
– Әйдә минем белән. – Укытучы боз өстеннән елга уртасына атлый. – Аска кара әле, нәрсә дә булса күрәсеңме?
– Юк. Боз аркылы ничек күрим инде мин?
– Анда, боз астында – син белмәгән-күрмәгән тулы бер дөнья. Бозны эрет һәм ул бик күпләргә яшәеш бирүче суга әйләнәчәк. Ә әзер су салсаң – ул ката һәм бозлыкны ныгыта гына... Ике арадагы стенаны юкка чыгару һәм аңлашу өчен аны эретерлек җылылык кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев