Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ике суган – бер кило»

«Казан» агросәнәгать паркында традицион «Бакча – 2020» бакча хуҗалыгы күргәзмә-фестивале узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республика башлыгы Яшел Үзән утарында булып, анда җирле бакчачылар һәм яшелчә бакчалары продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Зур Ключи авыл җирлеге башлыгы Зөфәр

Гатауллин кулдан ясалган сок чыгара торган җиһазны күрсәтте. Бишнә башлыгы Илгиз Фәтхуллин үзе ясаган компот, ә Олы Яке башлыгы Фирая Фәйзуллина үзе үстергән суган тәкъдим итте. «Эксибишен» суганын Рөстәм Нургалиевич та кызыксынып карады. Берсенең авырлыгы 510 грамм икәнен белгәч, ышанмыйча да торды. Фирая Фәйзуллина үлчәп күрсәткәч: «Ике суган – бер кило!» – дип гаҗәпләнүен яшермәде.

Чара вакытында кулланучылар кооперациясе оешмаларына әзерләү эшчәнлеге өчен автомобильләр тапшырылды.

Фестиваль йомгаклары буенча Яшел Үзән ра йоны «2020 елгы Бакчачы көнендә иң шәп экспозиция» конкурсында «2020 елгы Бакчачы көнендә иң яхшы экспозиция әзерләгән өчен» дипломына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев