Ике мәктәптә карантин. Бетләгәннәр
Түбән Каманың ике мәктәбендә педикулездан карантин игълан ителгән. Икесендә бергә укучыларның 33 бетләү очрагы теркәлгән. Санитар табиблар фикеренчә - бу бик күп.
Хәзер 12 һәм 13нче номерлы мәктәпләрдә җиһазларны эшкәртәләр, ә укучыларның һәрберсен дәрескә керер алдыннан медиклар тикшерә. Роспотребнодзорда белдерүләренчә, күпләп бетләү очрагы нәкъ менә мәктәп шәфкать туташларының игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан, дип хәбәр итә "Эфир 24".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев