Ике компания ТОСЭРга керергә әзер
Июль ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Нижнекамск», «Чистополь» һәм «Зеленодольск» алдан баручы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышны ТР икътисад министры Фәрид Абдулганиев алып барды.
«Зеленодольск» ТОСЭРына керү өчен ике яңа резидент хупланды.
«АРС» ҖЧҖ әлеге компания цинк лы тимерчыбыктан 3D коймалар җитештерү, шулай ук төзелеш техникасын ремонтлау белән шөгыльләнәчәк. Проектның бәясе 39,953 млн. сум. Резидент 22 эш урыны булдырачак. Уртача хезмәт хакы – 32045 сум. Әлеге проект тормышка ашу барышында республиканың консолидацияләнгән бюджетына (2019-2033 еллар) салым рәвешендә 27,296 млн сум керәчәк дип фаразлана.
«Эрвольт» ҖЧҖ. Проектның продукциясе: 1 кВТ һәм 10 кВТ көчәнеш ле ток белән эшләгәндә саклану чаралары. Резидент планы буенча 29 эш урыны булдырылачак. Уртача хезмәт хакы 33 833 сум тәшкил итәчәк. Әлеге проект тормышка ашу барышында республика бюджетына (2019-2033 еллар) салым рәвешендә 46,248 млн. сум керәчәк. Үз эшчәнлеген әлеге ширкәт Яшел Үзәннең сәнәгать зонасында урнаштырачак.
– Минем соравым шундыйрак, өйләнгәнче йортым бар иде, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштергәч, мин йорның яртысын хатыныма бүләк иттем. Ә инде бер елдан соң тулысы белән. Хәзерге вакытта гаиләбез аерылышуга таба бара. Аерылышу вакытында бүләк ителгән килешүне юкка чыгара аламмы? Яки йортым тулысы белән хатыныма каламы?
– Сезнең ситуациядә бар да алай ук начар түгел әле. Чөнки өйләнешкән вакытта сатып алынган барлык нәрсә дә икегә бүленә (балалар булган очракта алай түгел). Йортны тулысы белән хатыныгызга бүләк итүегезгә карамастан, ул сезнең уртак милек булып санала. Һәм шуңа да аерылышу вакытында сез йортның яртысына дәгъва кыла аласыз. Әлбәттә, суд аша бүлергә туры киләчәк.
– Йортыбызда яшәүче берәүләр чүп-чарын үз фатирларындагы тәрәзәдән генә урамга ыргыта. Йортыбыз тирәсендәге территория чүплеккә әйләнә, чөнки хуҗасыз этләр, мәчеләр шунда җыела. Мондый күршеләр белән ничек көрәшергә?
– Торак йортлардагы, биналардагы санитар-эпидемиологик таләп ләрне бозган өчен гражданнарга 500-1000 сум штраф яный. Ул КРФоАПның 6.4 маддәсе белән каралган. Шуңа күрә сезгә төгәл затларны, ә нәкъ менә күршеләрегезне, берничә тапкыр хокук бозганнары өчен, административ җаваплылыкка тарту максатыннан, участковыйга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Мин микрофинанс оешмасыннан 30000 сум акча алган идем. Вакытында түләп бетерә алмадым, шулай да ике ай узгач, процентлары белән бурычымны капладым. Хәзер исә төп бурыч буенча процентлар артты, барысы бергә 75000 сум исәп ләп куйганнар. Коллекторлар шалтыратып, өч сәгать эчендә түләргә куша, милеккә арест салабыз дип куркыталар. Алар хаклымы? Һәм килешүне өзү турында прокуратурага гариза яза аламмы?
– Коллекторлар сезне бары куркыта гына. Судтан башка сезнең милекне берәү дә тартып ала алмый. Кызганыч, сез инде акча алгансыз икән, кредит килешүен өзеп булмый. Шулай да, сезнең коллекторлар эшчәнлегенә зарланып, суд приставларына яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокукыгыз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев