Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике көндә 40тан артык автомобильче тикшерелгән

Җәйге чорда юлларда тынычрак булырга тиеш булса да, каникул вакыты үзенекен итә.

Яшүсмерләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләре арту сәбәпле,  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 24 һәм 25 июльдә  Декабристлар, Космонавтлар, Татарстан урамнарында балаларны машиналарда йөртү кагыйдәләрен бозуны булдырмау максатыннан профилактик чара уздырган.

 Машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү барышында 40тан артык автомобильче туктатылган. Нәтиҗәдә балаларны автомобильдә йөртү буенча кагыйдә бозуның дүрт очрагы  теркәлгән. Алты машина йөртүче иминлек каешын кимәгән, ә бишесенең мәҗбүри иминлек полисы булмаган.

Балаларыбызны куркыныч астына куймаска иде дә бит. Сак булыйк!

Инсаф Мингалиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев