Ике катлы Казан – Адлер поезды октябрьдән йөри башлый
Казан – Адлер маршруты буенча йөрүче №385/386 номерлы ике катлы поезд октябрьдән аерым көннәрдә рейска чыга башлый. Бу хакта Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Поезд беренче рейска 30 октябрьдә 22:38 сәгатьтә Адлердан кузгала. Казанга ул 2 ноябрьдә 00:50 сәгатьтә килеп җитәчәк. Татарстан башкаласыннан поезд 2 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә юлга чыгачак һәм Адлерга 4 ноябрьдә 15:53 сәгатьтә килеп җитәчәк.
«Алга таба поезд ел әйләнәсе аерым көннәрдә йөриячәк. Маршрут буенча, аерым алганда, Саранск, Пенза, Ростов-на-Дону, Краснодар, Сочи һәм башка шәһәрләрдә тукталышлар каралган», – диелә хәбәрдә.
Поезд составына уңайлы купе вагоннары һәм СВ вагоннары керә. Балалы пассажирлар, шулай ук озата баручылары белән хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә урыннар каралган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев