Ике ишкәк турында
Балыкчы үзенең көймәсендә бер кешене икенче ярга чыгара икән.
Пассажир балыкчыны ашыктыра:
– Тизрәк, эшкә соңга калам!
Һәм күзе ишкәкләргә язылган «Догада бул», «Хезмәт ит» дигән сүзләргә төшә.
– Боларны ник яздың, нәрсәгә инде ул? – дип сорый.
– Истән чыкмасын өчен, дип җавап бирә балыкчы, – дога укырга һәм хезмәт итәргә кирәклеген онытмаска.
– Ну, эшләргә кирәк инде, аңлашыла, бөтен кешегә кирәк, ә дога укырга, – ди теге кеше кулын селтәп, – анысы мәҗбүри түгел. Беркемгә дә кирәкми, нигә дип дога өчен вакыт әрәм итәргә?!
– Кирәкми? – дип кайтарып сорый балыкчы һәм «Догада бул» дип язылган ишкәкне судан тартып чыгара да берсе белән генә ишә. Көймә алга бармыйча, бер урында гына әйләнә башлый. – Менә күрәсеңме, Догадан башка хезмәт нинди була? Бер урында әйләнәбез, ә алга китеш юк. Шуннан аңла инде: тормышның шашкын диңгезендә уңышлы йөзү өчен ике ишкәкне ныклап тотарга кирәк – Догада булырга һәм Хезмәт итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев