Ике йөк машинасы арасында кысылып калган автомобильдә 3 балалы гаилә һәлак булган
Краснодар өлкәсендә юл һәлакәтендә берьюлы 5 кеше үлгән.
Әлеге эш буенча йөк машинасын йөртүчене кулга алганнар. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр итте.
Авария 30 июльдә көндез Троицкий станицасы тирәсендә Славянск-на-Кубани – Крымск юлында була. Якынча белешмә буенча, «МАЗ» прицеплы йөк машинасын йөртүче 56 яшьлек ир-ат дистанция сакламый һәм туктап тора торган «Chevrolet» машинасына бәрелә.
Җиңел машина алда тора торган «ДАФ» ярымприцеплы йөк машинасына бәрелә. Шулай итеп, ул 2 йөк машинасы арасында кысылып кала.
Җиңел машинаның йөртүчесе, салондагы пассажир хатын, аның балигъ булмаган яшьтәге 3 баласы урында ук һәлак була, диелә хәбәрдә.
Татар тудей
Фото: пресс-служа МВД по Краснодарскому краю
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев