Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике айда ике фаҗига

Сәбәпчеләре – исерекләр

Исерек килеш руль артына утырып чыккан автомобильчеләр үзләренә генә түгел, юлда йөргән һәркем өчен бик куркыныч. 
һәр игътибарсызлык зур фаҗигаләр чыгуга китерергә мөмкин. Ә кыш – аеруча катлаулы чор булып тора. Әле бозлавык, әле явым-төшемнәр хәлне кискенләштерә. Шуңа күрә автомобильчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. 

Яшел Үзән районы юлларында агымдагы елның ике аенда исерек автомобильчеләр гаебе белән 2 юл-транспорт фаҗигасе чыккан да инде. Аларда 3 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләргә дучар ителгән. Шундый фаҗигаләрне кисәтү максатыннан, чыгып, ДПС нарядлары профилактик чаралар уздырган. 
Тикшерү барышында Столичная урамында – 28, ә Осиновода 12 тәртип бозу очрагы теркәлгән. Шулардан 3 машина йөртүче иминлек каешын эләктермәгән, 8енең ОСАГО полисы булмаган, 8 машинаның номеры пычрак булган, 4 йөртүче рульгә кенәгәсез килеш утырып чык кан. Штрафын вакытында түләмәгән өчен 5 автомобильчене җаваплылыкка тартыр га туры килгән. Шулай ук, төзек булмаган транспорт чарасы белән чыгучылар да, алгы тәрәзәләре тонировкаланган машиналар да ачыкланган. 

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин барлык гражданнарны да битараф калмаска һәм полициягә юлда үзләрен дөрес тотмаган, исерек хәлдә руль артына утыручылар турында кәрәзле телефон аша 112 номеры буенча яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенә 4-47-04 аша шалтыратып хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев