Июньнең 5сеннән 15енә кадәр льготалы язылу башлана!
Яраткан укучыларыбыз, газетага арзан бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
Ярты елга язылу бәясе 695 сум 64 тиен тәшкил итә.
Безгә 2023 елның икенче яртыеллыгына язылган квитанцияләрегезне җибәрергә онытмагыз. Сезне искиткеч бүләкләр һәм бик күп файдалы рубрикалар көтә.
"Яшел Үзән» газетасына 2023 елның 2 яртыеллыгына язылучылар арасында призлар уйнату турында мәгълүмат белән танышыгыз.
2023 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясенең иң кызган мәле, аңа йомгак ясарга да күп калмады.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез әле кулларыгызга «Яшел Үзән»гә язылу квитанциясен алдыгызмы?
Әгәр дә өлгермәгәнсез икән, почтальоннарыгызга безнең редакция әзерләгән призны алырга ярдәм итеп, язылырга ашыгыгыз. Әйе, әйе, почтальоннар арасында бәйгене беркем дә гамәлдән чыгармады. Җитеш хат ташучыларыбызның кайсысы үз участогында, узган подписка кампаниясе белән чагыштырганда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттыра, «Подписка остасы» конкурсының җиңүчесе була.
Бүләкләр өч номинация буенча биреләчәк:
- I урын– «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен – 3000 сум;
- II урын – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен – 2000 сум;
- III урын – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен – 1000 сум.
Конкурс шартларын үтәгән Яшел Үзән районы почта элемтәсе бүлекчәсе, шулай ук, 3000 сум акча белән бүләкләнәчәк.
Бәйгегә нокта подписканың соңгы көнендә куелачак.
«Яшел Үзән» газетасына 2023 елның 2 яртыеллыгына язылуда Яшел Үзән почтальоннары һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс үткәрү турында мәгълүмат белән тулырак таныша аласыз
Ягез, хөрмәтле почтальоннарыбыз, һөнәри осталыгыгызны күрсәтегез әле! Абунәче якташларыгыз сезне ярдәменнән ташламас, күпләп безнең газетага язылыр, дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев