Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июньнән гамәлгә кертелгән берничә закон

Чит ил паспортын ун елга.

Җәйге сәяхәтләрне яратучылар биометрик чит ил паспортларын тагын ун ел срок белән ала алачак. Мондый документлар бирү агымдагы елның февралендә туктатылган иде.
Документны алу өчен гаризаны язма рәвештә РФ Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарында, күпфункцияле үзәкләрдә (КФҮ) яки электрон форматта «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша кабул итәләр. Иске үрнәктәге (биш елга) һәм яңа типтагы чит ил паспортлары барлык чит илләрдә дә бер үк дәрәҗәдә гамәлдә булачак.
Биометрик чит ил паспортларының уңай ягы булып, документ хуҗасы турында шәхси мәгълүматлар һәм бармак эзләре сканерлары кертелгән микрочип тора, бу кешене гадиләштерелгән формада идентификация­ләргә ярдәм итә.
 

Биометрик идентификациядән баш тарту
Россия гражданнары 1 июньнән биомет­рик шәхси мәгълүматларны эшкәртүдән баш тарта алачак. Тиешле гаризаны алар КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә язма рәвештә бирә ала.
Мондый мәгълүмат кайбер предприятиеләр территориясенә кергәндә шәхесне идентификацияләү өчен кирәк. Мәсәлән, әгәр кеше оборона сәнәгате оешмасында эшли икән, анда бердәм биометрик система (ЕС) мәгълүматлары исәпкә алына. Россиядә ЕБСтан тыш мондый шәхси мәгълүматларны анализлау рәсми рәвештә тыелган.
 

Үзмәшгульләрнең мөмкинлекләрен киңәйтү
Үзмәшгульләргә 29 июньнән үз логотипларын һәм хезмәт күрсәтү билгеләрен кулланырга рөхсәт ителәчәк. Элек мондый өстенлекләр юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә генә рөхсәт ителгән. Хәзер шәхси билгеләрне үз товарларында барысы да калдыра алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев