Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

III Татарстан халыклары Съезды узачак

22 апрель көнне Казанда III Татарстан халыклары Съезды узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре, хакимият органнары вәкилләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Алдагы Съезд 2007 елда узды. Ул вакытта Милли-мәдәни җәмәгатьләр Ассоцияциясен Татарстан Республикасы территориясендә яшүче халыклар вәкилләре Ассамблеясенә (Татарстан халыклары Ассамблеясе) үзгәртү карары кабул ителде. Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин билгеләнде.

Беренче Съезд 1992 елда ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән узды. Бу - Татарстан Республикасында милли-мәдәни хәрәкәтне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүдә төп этап булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев