Игътибар, Татарстанда һава торышы бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә республикада һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә. Начар һава шартлары 22 февральдә - кичен һәм 23 февральдә тәүлек буе дәвам итәр дип фаразланыла.
Татарстанда кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлы яңгыр көтелә. Буран чыгачак - күз күременең 500 метрдан да кимрәк булуы ихтимал. Юлларда бозлавык, кар көртләре хасил була.
Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртәнге якларда 23 метрга кадәр җитеп көчәюе фаразланыла.
23 февральдә һава температурасы төнлә 4-9 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта.
Чыганак - интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев