"Игътибар, судан чыгыгыз!": Яшел Үзән районында суда бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча рейд узды
Июнь яшел үзәнлеләрне җәйге эссе һава торышы белән иркәли, һәм, рәсми рәвештә су коену сезоны республикада санитар-эпидемиологик вәзгыятьне тотрыкландыруга кадәр кичектерелүгә карамастан, пляжларда һәм ял итү урыннарында кеше күп.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИнең Яшел Үзән бүлекчәсе инспекторлары, суларда (ОСВОД ЗМР) һәм Яшел Үзән ЭЭМ хезмәткәрләре белән берлектә, чираттагы рейдка чыктылар. Төп бурыч - гражданнарга суда иминлек нигезләрен җиткерү.
Васильево бистәсе. Биредә рәсми пляж юк, аның каравы бөтен яр буйлап су коену костюмнарын кигән кешеләр җыелган. Аларга «памяткалар” тараттылар һәм профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.
Яшел Үзән пляжы. Хәл шундый ук. Яшенле яңгырның якынлашуы да комачау түгел. Балалар мини-пирстан суга сикерәләр, өлкәннәр кайнар комда кызына. Полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар сулыклар янында өлкәннәрдән башка булган очракта, аларның законлы вәкилләре РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкинлеген кисәтә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яшел Үзән районында мондый рейдлар даими уза, чөнки искә төшерүгә караганда, фаҗигане кисәтү җиңелрәк. Хәтерегездәме: су хаталарны кичерми! Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!
Регина Чибрикова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев