Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

" Игътибар-балалар!” дип аталган чара узды

2022 елның 30 маенда Яшел Үзән шәһәренең ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, ТР ЗМР "1 нче лицей" педагоглары оештырган " Игътибар-балалар!”  дип аталган чарада катнаштылар.

Укучылар интерактив уеннарда катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр, юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга актив җавап бирделәр, велосипед йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр. Чара кысаларында хезмәткәрләр укучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә куркынычсыз тәртипнең төп таләпләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементларны кияргә кирәклеге турында искә төшерделәр.

Чара ахырында балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан барлык катнашучыларга, юлда куркынычсызлык турында брошюралар таратылды, ә җиңүчеләргә призлар - футбол туплары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев