19 гыйнварда, Крещение бәйрәме көнендә, һава температурасы гадәттәге кебек салкын булмый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлар җиткерә. Бүген көндез һава температурасы Татарстанда 8 градуска кадәр суыта. Көчле җил, урыны белән юлларда бозлавык.
18 гыйнварда, төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразланыла. Һава температурасы -10, түбән урыннарда аязганда -13 градуска кадәр төшә. Иртән һәм көндез Татарстанның күп кенә районнарында кар, буран булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез чагыштырмача җылырак: -1дән, -6 градуска кадәр. Аяк асты тайгак.
19 гыйнвар төнендә безне инде болытлы һава торышы көтә. Шул сәбәпле юеш кар явачак, урыны белән буран булу ихтималы бар. Төнлә 1дән 8 градуска кадәр салкын, көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы.
Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев