Игътибар: Васильево бистәсендә су бетә
Васильевода суүткәргеч челтәрләргә ремонт ясаячаклар. Шуңа бәйле рәвештә 12 август көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр бистәдә су белән тәэмин итү туктатылачак.
Бу Сосновый Бор микрорайонына гына кагылмаячак.
Су запасы җыеп калырга онытмагыз.
Исегезгә төшерәбез, Васильевода суүткәргеч челтәрен реконструкцияләү федераль программа буенча алып барыла. Барлыгы модернизация планына 18 урам эләккән. Бу 9,5 километрга якын суүткәргеч магистраль.
Яңа торбалардан тыш, шәхси секторда яшәүчеләр үзәк суга тоташтыру мөмкинлегенә ия булсын өчен, коелар урнаштырыла.
ЗВКС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев