Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Игътибар: боз сөңгеләре һәм түбәдән кар төшү куркынычы

Температура үзгәрү сәбәпле, биналар янында йөрү куркыныч булырга мөмкин. Түбәләрдә җыелган кар һәм боз теләсә кайсы вакытта төшеп китәргә мөмкин.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Үзегезне һәм якыннарыгызны ничек сакларга?

  • Боз сөңгеләре яки кар катламнары асылынып торган бина диварларыннан ераграк йөрегез.
  • Мәгълүмат такталарын игътибарсыз калдырмагыз — алар сезнең куркынычсызлыгыгыз өчен куелган.
  • Автомобильләрегезне йорт фасадларына якын калдырмаска тырышыгыз.
  • Балалар белән сөйләшегез: елның бу вакытында ни өчен түбә астында уйнарга ярамаганын аңлатыгыз.

Боз сөңгеләрен һәм кар өемнәрен күрсәгез, кая мөрәҗәгать итәргә?

Яшел Үзән районында түбәләрне кардан чистартуны идарә итүче компанияләр (УК) — ихтыяҗ буенча һәм гаризалар нигезендә башкара.

Әгәр сез куркыныч бозлавык күрсәгез, бу хакта үз идарә итүче компаниягезгә хәбәр итегез.
Телефон номерлары:
📞 ТАИФ СЕРВИС: 4-96-30
📞 В ЦЕНТРЕ: 5-28-65
📞 СТАРТ: 4-06-91
📞 РЕСПЕКТ: 6-07-24
📞 АДС: 4-27-15
📞 УЮТНЫЙ ДОМ: 6-06-60
📞 БИЗНЕС ЦЕНТР: 3-65-34
📞 ЕАДС: 3-30-02

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев