Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңел юлны эзләмәдем

Гомереңне яраткан хезмәтеңә багышлау, һәр көн иртән эшкә шатланып бару, үзеңнең кемгәдер кирәкле булуыңны тою – зур бәхет ул.

Әйе, аны көн дә, ярдәм итә алуына өметләнеп, авырулары көтеп ала, дәвалануына ышана. Сүзем Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең офтальмология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб Илдар Юныс улы Әхсәнов турында.

Норлат мәктәбен тәмамлаган егетнең әти-әнисе улларының киләчәктә табиб булуын тели. Өч яшькә генә олы апасы Илсөяр дә шушы юлны сайлаган. Гәрчә гаиләдә бу һөнәр ияләре булмый, әниләре – укытучы, әтисе – колхоз рәисе. Илдар Казан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын шәһәребезнең 1нче поликлиникасында терапевт буларак башлый. Ике елдан соң, ул чакта эшләгән баш табиб Искәндәр Мөхәммәтшин киңәше белән, офтальмолог булырга карар кыла. Өстәмә рәвештә укыгач, Казанда рес публика клиника дәваханәсендә ике ел ординатурада белемен арттыра. 1991 елда Яшел Үзәннең офтальмология бүлегенә күз табибы булып эшкә кайта. Ул чакта бүлек мөдире Лидия Шәрәпова була. Ул лаеклы ялга киткәч, 2001 елдан әлеге бүлекне Илдар Әхсәнов җитәкли. Менә инде 35 ел армый-талмый, яшел үзәнлеләрне дәвалый. «Күз – кешенең бигрәк нечкә урыны, нәкъ менә шушы юнәлешне сайларга курыкмадыгызмы?» дигән соравыма:

– Курыккан булсам, алынмаган да булыр идем. Гомумән, җиңел юлны бервакытта да эзләмәдем. Бүгенге көндә авыруларга ярдәм итә алуым белән бәхетлемен. Нигездә, өлкән яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә. Күз авыруы ул күбрәк өлкәннәргә кагыла. Яшьләр имгәнү, ялкынсыну белән мөрәҗәгать итә. Атнасына унга якын операция ясыйбыз. Катаракта яңа технология ярдәмендә, җөйсез ясала. Техник яктан бөтен мөмкинлекләр дә бар, – дип сөйли табиб.

Еллар дәвамында медицина да бер урында гына таптанмый, заман белән җиһазлар да яңара, табиб та даими рәвештә квалификациясен күтәреп, белемен арттырып тора. Әлеге бүлекнең коллективы да дус-тату. Бердәм команда булу өчен монысы да мөһим. Озак еллар өлкән шәфкать туташы Фирдәүсә Камалова белән эшләргә туры килә. Бүген табиб Рәшит Фәхретдинов белән кулга кул тотынышып хезмәт куялар. Илдар Юныс улының нәтиҗәле хезмәтен бәяләгән күп санлы грамоталар, рәхмәт хатлары да бар. Ул РФнең «сәламәтлек сак лау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә, хезмәт ветераны. Хәер, үзенең уңышлары хакында сөйләргә яратмый ул. Мактану, тәкәбберлек кебек сыйфатлар язмам героена хас түгел. Авыруларның олысы һәм кечесе белән дә игътибарлы, кешелекле. «Итәгатьле, һәммәсен ашыкмыйча тәфсилләп аңлата, ә безнең өчен табибның елмаюлы йөзе дә дәва», – дип сөйли Татар Исламыннан килгән Хәбирә апа Салаватуллина (рәсемдә).

Илдар Әхсәновның иң зур бәхете һәм тормышта ныклы терәге – гаиләсе. Татар Исламының үрнәк Заһидуллиннар гаиләсендә туып үскән Лилия ханым бе лән үз куышларын булдырганга да – 33 ел. Нәсел дәвамчылары – дүрт балалары тормышларының мәгънәсе. Гөлназ, Зилия, Солтан һәм Самат – һәммәсе дә югары белемле, тиздән игезәк улларының хәрби бурычларын үтәп кайтуын әти- әнисе зарыгып көтә. Табиб һөнәренең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын кечкенәдән күреп үскәнгәме, медицина юлыннан китмиләр, әти-әнисе дә басым ясамый. Алар өчен иң мөһиме балаларының бәхетле булып, үз юлларын табып яшәве.

Гел эш белән генә булмый, адәм баласына ял да кирәк. Илдар Әхсәнов өчен иң рәхәт ял – гаиләсе, туганнары белән җыелып аралашу. Норлатка, туган нигезенә кайту, аны саклап, кадерләп карап тору да җанына тынычлык бирә. Авыл баласы булгангадыр, бакчада казыну, физик хезмәт аның өчен ят эш түгел. Киресенчә, ул моннан ләззәт ала.

Күп кенә якташларыбызга шушы дөньяның бөтен матурлыгын, яктылыгын күрер гә ярдәм итүче хөрмәтле табиб Илдар
Әхсәнов шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга исәнлек, гаилә бәхете, тигез тормыш телибез. Язмам герое яшьлегендә сайлаган һөнәренә туг ры калып, бүген дә кешеләргә ярдәм итә алуы белән чиксез бәхетле. Шушы бәхеттән Аллаһ Тәгалә сезне аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев