Җиңел пар белән диясе килә
Инде хәбәр иткәнебезчә, Яшел Үзән халкы мунча керергә тилмерә, чөнки Жуков һәм Заикин урамындагысы да эшләми.
Ни өчен алар халыкка хезмәт итүдән туктады һәм парланып юынырга яратучылар кайчан тирләп-пешеп мунча керә алыр?
– Эш шунда ки, Яшел Үзәннең ике мунчасы, аның берсе – Жуков, ә икенчесе Заикин урамында, конкурс идарәчесе “Экоресурс” МУП белән Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты арасында бәхәс чарасы булды. Конкурс буенча идарәче мунчаларны “Экоресурс” милке дип карар кылды, чынлыкта исә алар шәһәр казнасына тапшырылган иде. Дәгъвалы мәсьәләне судта хәл итәргә туры килде. Һәм менә узган атнада Самараның Арбитраж апелляцион суды ахыргы карарны чыгарды: мунчалар муниципаль милек булып санала.
Мунчалар ут сүндерелү сәбәпле эшләвеннән туктатылган иде. “Таэнергосбыт” компаниясе конкурс идарәчесе белән килешү төзүдән баш тартты. Сәбәбе бик гади, аларның әлеге биналар белән идарә итүне раслый ала торган документлары булмаган.
Хәзер исә Яшел Үзән районы Башкарма комитеты Самара судыннан документлар көтә. Аннан соң гына идарәче компания сайлау өчен конкурс узачак һәм яшел үзәнлеләр янә бер-берсенә җиңел пар белән дип әйтә алачак. Әлеге юридик эшләр өчен берникадәр вакыт кирәк. Якындагы ике атнада ике шәһәр мунчасы да үз эшен башлар дип өметләнәбез.
ЯҮМР Советы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев