Җиденчеләр утта янмый, суда батмый
Сайтыбызда узган һәр бәйге җанлы төстә уза безнең. Соңгысы аеруча кызу барды. «Безнең класс - иҗади класс» фотосүрәтләр бәйгесендә 12 сыйныф катнашты.
Олы Ачасыр мәктәбенең VII сыйныф укучылары катнашмаган булса, тавыш бирү алай ук эссе мунчаны хәтерләткән булыр идеме икән?! Ни өчен дигәндә, бу сыйныф җиңелә торганнардан түгел. Матриархат идарә иткән класс бит ул! Җиде кызга - бер малай! Илзия Яруллина, Илзирә Гыйниятуллина, Ләйлә Шиһабетдинова, Рәзинә Сәйфетдинова, Ландыш Вәлиева, Рәзинә Хәсәнова, Гөлгенә Халикова Ришат Газизовны күз карасы кебек кадерләп саклап кына тота. Гомумән, Олы Ачасыр мәктәбен бүген бу тату, бердәм, тере класстан башка күз алдына китерүе авыр. Алар мәктәпнең җаны.
- Нинди генә эшкә тотынсак та, укугамы ул, кул эшенәме, сәнгатькәме - теләп, җиң сызганып алыналар. Кайвакытта шуның кадәр мавыгып китәләр ки, мәктәптән өйләренә кайтарып җибәреп тә булмый, - дип сөйли уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Абзалина.
Әлеге сүзләрнең хаклыгын без «Яшел Үзән» сайтында узган бәйге аша да күрдек. Алар беренче көннән үк алдынгы урынны бирмәскә тырышты, интернет челтәрендәге төрле төркемнәр аша авылдашларга, дусларга, туганнарга хәбәр салып, VII сыйныф өчен тавыш бирүне үтенде. Ничә көн, төн йокламый беренчелек өчен җан атулары юкка булмады. Нәкъ менә шундыйлар хакында утта янмый, суда батмый диләр дә бит инде. Мәктәпнең иҗтимагый эшендә генә түгел, укуда да сынатмыйлар икән әле. Шушы көннәрдә күбесе район күләмендә уздырылган олимпиадаларда катнаша.
- Җиденчеләр белән эшләве бик җиңел дә, рәхәт тә. Ут кебек янып тора бит алар. Мәктәп күләмендә генә түгел, авылда узган бер генә чара да шушы кызлардан башка узмый. Биергә дә, җыр-моңга да осталар. Әти- әниләре дә безгә гел ярдәм итеп тора, рәхмәт аларга, - дип сөйли сыйныф җитәкчесе Әлфия Гафиятуллина.
Активлык, чаялык бүгенге көндә иң кирәкле сыйфатлар. Киләчәктә дә, тормышта югалып калмыйча, үз юлыгызны табып, җәмгыятебезгә кирәкле кешеләр булып үссәгез иде. Укуыгыз да уңышлар телибез, киләсе Яңа ел бәйрәме котлы булсын!
Алия Гаязова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев