Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иделдә су ник кими

«Идел бит ул – тирән бит ул» –җырда гына калмагае

«Мондый хәл 33 елга бер тапкыр була»: экологлар октябрьдә Иделдә суның җитди кимүе турында кисәтә

Хәзерге вакытта Татарстан районындагы Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе Балтыйк системасы буенча 50,18 метр тәшкил итә. Фаразлауларга караганда, билгеләнгән чыгымнар белән су дәрәҗәсе 11 ноябрьгә куркыныч дәрәҗәгә кадәр төшәчәк.
Барысын да үз күзләре белән күрер өчен «Яшел Үзән» газетасы журналистлары Идел ярына юл тотты. Чынлап та, Идел елгасында су бик нык кимегән һәм бу экологларны гына түгел, барыбыз­ны да бик борчый. Җырларда җырланган иң тирән һәм бөек елганың саегаюы сагайта һәм шул ук вакытта ниндидер мөһим гамәлләр кылыр­га кирәклеген дә искәртә.

Без бу очракта бик нык саеккан Идел култыгын фотога төшердек һәм шунда Михаил атлы яшел үзәнлене дә очраттык. Ул да бик пошаманда калган:

– Галәмәт хәл бу! Иделнең саеккан вакытын мин 2010 елда – корылык вакытында гына күрдем. Анда да ул болай ук түгел иде әле. Идел суының бу дәрәҗәдә кимүе экологиягә зур зыян саласы көн кебек ачык дип уйлыйм.

Чынлап та, гаепне кемнән һәм кайдан эзләргә? Табигать гаеп­леме, әллә инде без – кешеләрме?

Росгидромет мәгълүматлары буенча, сентябрьдә сусаклагычка су керү норманың 65 процентын тәшкил иткән. Октябрьгә фаразлаулар буенча ул норманың 62 проценты. Октябрьдә иң түбән агым Кама сусаклагычына фаразлана, суның моның кадәр кимүе 33 елга бер тапкыр гына теркәлә. Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе 11 ноябрьгә Балтыйк системасы буенча 49,80 метр билгесенә кадәр – 38 сантиметрга төшәчәк. Балтыйк системасы буенча 49 метр билгесе Куйбышев сусаклагычы өчен бик мөһим дип санала.

«Проблеманың та­­­­мыры шунда ки...

Дәвамын газетабызның 13 октябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев