Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иделдә 9 яшьлек малай батып үлгән

Яшел үзәнле оныгын Волжский районындагы дачага алып килгән булган.

Кичә, 11 июльдә, Идел елгасында су коену өчен җиһазландырылган урында 9 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта Мари Эл буенча СКР СУ матбугат хезмәте хәбәр итә.


Яшел үзәнленең оныгын Волжский районына дачага алып килүе билгеле. Бала су коенганда, бабай башка малайга ярдәм итү өчен аны игътибар үзәгеннән ычкындырган. Ул әлеге малайдан бушаганда, оныгы күздән югалган була инде.

Тикшерүче фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, өченче көн Зеленодольск районының Октябрьский бистәсендә 70 яшьлек ир-ат батып үлгән иде.
Сулыкларда ял иткәндә, зинһар сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев