Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Идел" эксперт штабы 19 июньдә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында фикер алышачак

Белгечләр 15:00 сәгатьтә онлайн җыелачак һәм барлык теләүчеләр аларга сораулар бирә алачак.

"Идел" клубы белгечләре иртәгә, 19 июньдә Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек турында фикер алышачак. Очрашу онлайн узачак, аны 15 сәгатьтә башлау планлаштырыла.

"Тавыш бирүне уздыруга катлаулы эпидемиологик вәзгыять нинди таләпләр куя? Яңалыкларны җәмгыять ни дәрәҗәдә кабул итәргә әзер? Һәм, чыннан да, күзәтүчеләр сыйфатында тавыш бирү барышын танылган блогерлар булачакмы?" - оештыручылар экспертларга шундый сораулар бирәчәк.

Утырышта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, РФ Иҗтимагый палатасының гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча эшче төркеме әгъзасы, Милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич катнашачак.

Фикер алышуга җәмәгатьчелек белән элемтә белгечләре дә кушылачак: Россия политконсультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча Россия ассоциациясе президенты Станислав Наумов, «Иҗтимагый фикер» Фонды социологы һәм проектлары директоры Лариса Паутова.

Шулай ук, онлайн-фикер алышуда "Бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләрнең милли лигасы" ("GR-лига") коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов һәм "Бәйсез иҗтимагый Мониторинг" ассоциациясе башкарма директоры Алена Булгакова катнашачак.

Теләгән һәркем экспертларга сорауларны туры трансляциягә шәрехләр бүлегендә бирә алачак.

Элегрәк клуб утырышларында бизнесменнарга ярдәм чаралары һәм пандемиянең кешеләрнең сәламәтлеккә мөнәсәбәтен ничек үзгәртүе турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев