Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идел аша юл араларны якынайта

Шимбә көнне рәсми рәвештә «Яшел Үзән – Карамалы Тау» боз кичүе ачылды

Белеп торыйк!

Безнең Яшел Үзән районы өчен Идел аша кичү зур әһәмияткә ия. Киң Идел елгасы районны икегә аерып тора һәм бу зур кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә ике якны тоташтырып җәен паром йөрү, ә кышын боз кичүе булу араларны якынайта. Әмма бу учас­токны даими эшләтеп тоту күп хезмәтләрдән зур җаваплылык таләп итә.

Боз кичүе ачылуга ГИМС (Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе) инспекторлары профилактик визит ясап, аның «Россия Федерациясендә су аша чыгу һәм йөзү күперләре кагый­дәләре» таләпләренә туры килүен тикшереп чыкты, бәхеткә, кимчелекләр ачыкланмады.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта оператив җавап бирү максатыннан ТР буенча ГУ ГИМС Үзәгенең Яшел Үзән бүлеге инспекторлары һәм 8нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре махсус өйрәнүләр үткәрде. Аның барышында автомобильнең боз астына китү очрагы алгоритмы чынбарлыкка туры китереп каралды.

Әйтик, коткаручылар вакыйга урынына берничә минут эчендә килеп җитте, автомобильдә чыккан шартлы янгын сүндерелде, зыян күрүчеләр автотранспорт чарасыннан чыгарылды һәм ашыгыч медицина ярдәме медиклары кулына тапшырылды.


Моннан тыш, автомобиль йөртүчеләргә кичүгә керү мөмкинлеген ачканчы, ГИМС инспекторлары бозның калынлыгын үлчәде. Хәзер ул 30-35 см тәшкил итә һәм 3,5 тоннага кадәр авырлыктагы җиңел автомобильләрнең боз буенча хәрәкәтен ачу мөмкинлеге бирә. Боз юлы буенча йөрү тизлеге 20 км/сәгатьтән артмаска тиеш, кичү буенча хәрәкәт иткәндә 50-100 м
араны үтәргә кирәк. Машинаның ишекләре ачык, ә куркынычсызлык каешлары ычкындырылган булырга тиеш.


Трассаны чистарту өчен тракторлар бар, кичүгә кергәндә ике яктан да үткәрү шлагбаумнары тора, ә боз өстендә тиешле юл билгеләре урнаштырылган. Идел аша трасса ачылгач, Яшел Үзәннән Карамалы Тауга кадәр юл якынча 70 чакрымга кыс­кара.

Елгада боз тору чорында республикада түбәндәге маршрутлар буенча 4 боз кичүе ачу планлаштырыла:

  • Югары Ослан муниципаль районы: Аракчино станциясе – Югары Ослан торак пункты;
  • Мамадыш муниципаль районы: Соколки авылы – Новозакамский торак пункты;
  • Алабуга муниципаль районы: Покровское авылы – Красный Ключ торак пункты.

«Су объектларының башка учас­токларында машиналар хәрәкәте катгый тыела. Автотранспорт боз­га тиешсез урында чыккан очракта, йөртүчегә 2 мең сумга кадәр штраф салына», –дип билгеләп үтә ГИМСның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев.

Һава шартлары үзгәрү һәм җылыту сәбәпле, 20 декабрьдә Зеленодольск – Карамалы Тау боз кичүе эше вакытлыча туктатылды.
Боз аша юлны суытуга янәдән ачачаклар. Бу хакта хәбәр итәчәкбез. Безнең яңалык­ларны социаль челтәрләребездә күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев