«Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы машиналы булды
Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты
Татарстан мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырдылар. Чара ТР Милли китапханәсе каршындагы мәйданда узды.
- Мәдәният учреждениеләренең уңышлы эшләве нигезендә - сез, үз эшегезнең профессионаллары. Бу автомобильләр Яңа ел алдыннан кечкенә бүләк булсын, - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Республиканың мәдәният учреждениеләренә барлыгы 50 автомобиль тапшырылган. Аларның берсе - яңа Lada Granta Cross автомобиле Яшел Үзән районына, «Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасына юл тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев