Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиде кат уйла, бер кат кис

Социаль хезмәтләр җыелмасы - ул аерым бер төр категория гражданнарга күрсәтелүче социаль хезмәтләр исемлеге. Аларга кирәкле дарулар белән тәэмин итү, дәвалану өчен шифаханәгә юллама алу, дәвалану урынына транспортта бушлай бару каралган.

Киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасын алыр өчен 1 октябрьгә кадәр пенсия фонды идарәсендә гариза язарга кирәклеген беләбез. Быелның февраленнән социаль пакетның акчалата күләме аена 1048,97 сум тәшкил итә. Шул суммага кызыгучылар да юк түгел. Социаль пакет җыелмасыннан баш тартучылар кирәкле даруны айлар буе көтә алмыйбыз дип аңлата икән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр һәм районның баш табибы Илгиз Һидиятов җиткерде.
- Программаны финанслаганда социаль хезмәтләрне натуралата сайлаган ташламага ия булучылар саны һәм финанслау нормативы исәпкә алына. Әлеге финанслау нормативы федераль закон нигезендә расланган. Акчалата алучылар саны күбрәк булган саен программаны финанслау да кими. Шуңа да без чаң сугабыз, даруларның соңга калып килүе дә шуңа бәйле, - дип аңлата табиб.
Социаль хезмәтләр җыелмасына өстенлек бирүчеләрнең 90 проценты - инвалидлар. Аларга даими медикаментоз дәвалану кирәк. Еш кына гаилә бюджеты дару алырлык дәрәҗәдә түгел. Җитди авырулар килеп чыкканда яисә булганнары азып киткән очракта акчалата бирелүче компенсация суммасы дару алырга җитми.Социаль пакет урынына акча сайлаучыларның 2 октябрьдә үк кире уйлаучылары да бар икән. Әмма бу вакытта инде соң була, шуңа да кайсысына өстенлек бирәсен алдан ук хәл итәргә кирәк. Дәвалану бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Яман шеш авырулары булса, сүз миллионнар турында бара.
- Беренче линиядә торучы дарулар, чынлап та, кыйммәт тормый. Ә инде авыру көчәеп, хәл кискенләшкәндә пациентка икенче линиядә торучы дарулар кирәк була. Андыйлар арзан түгел. Мисал өчен, үпкә яман шешен дәвалау өчен 43 меңнән 1 млн сумга кадәр акча кирәк. Шикәр диабетын дәвалау өчен чыгымнар елына 60 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый сумманы даруларны акчага сатып алучыларның үзләренә табарга туры килә. Кагыйдә буларак, программада кыйммәтле терапия­гә мохтаҗ булганнар гына кала.
Акрынлык белән булса да, социаль пакеттан баш тартучылар саны кими икән. Акчага өстенлек бирүчеләрнең күбесе йөрәк кан тамырлары авыруы белән интегүчеләр. Чөнки монда дәвалану чагыштырмача арзан.
Җитәкче шулай ук үз чыгышында халык мөрәҗәгате буенча да хисап тотты. Быелның өч аена 101 кеше төрле сорау биргән. Нигездә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты түбән булу, табиблар этикасына кагылган. Мөрәҗәгатьләрнең һәммәсе дә тикшерелеп, җавап кайтарылган. Ничек итеп төрле ситуациядән профессионалларча чыгарга һәм бу вакытта авыру да риза булсын, медицина учреждениесенә тап төшмәсен. Әлеге хәлне җайга салу максатыннан медицина хезмәткәрләре арасында психологик тренинг үткәрелә башлаган.
- Васильевода да халыкны кабул иттек, шикаятьләр күп. Шуңа да Васильевога барып, мәсьәләне урында хәл итәчәкбез. Халык белән бердәм булып, проблеманы чишкәндә генә, без медицинада алга китә алабыз, - дип фикерен җиткерде район башлыгы Александр Тыгин.
Ә инде социаль пакет сайларгамы, әллә инде акчага кызыгыргамы дигәндә, бу сумманың кызыгырлык түгел икәнен аңласак иде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев