Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңүче Яшел Үзәннән

Питрәч районының үзәк мәчетендә Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге тарафыннан оештырылган "Яшь вәгазьче" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау өлеше булды. Бәйгенең төбәкара этабы республика мөхтәсибәтләрендә февраль аеннан бирле үткәрелде һәм 27 җиңүче финал өлешкә чакырылды.

Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырылды һәм имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында үтте.

Катнашучыларның осталыгын мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналисты, "Нәсыйхәт" тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева, "Хозур" нәшрият йорты белгечләре Лилия Ильясова һәм Рәмзилә Шәфикова билгеләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, яшьләр иң күбе "Ислам динендә канәгать булу" һәм "Ислам - уйлаучылар дине" темаларына мөрәҗәгать иткән. Вәгазьләрендә ислам кыйммәтләренә һәм тирә-як белән килешеп яшәүгә чакырган, мөселман өммәтен борчыган мәсьәләләрне күтәргән.

Конкурсның нәтиҗәләре буенча ирләр арасында беренче урынны Әлмәттән Рузил Ихсанов, ә хатын-кызлар арасында Яшел Үзәннән Гөлназ Хасбиева яулады. Аларның вәгазьләре "Шура" журналында бастырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев