Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Язмыш сынавы килгәндә нишләргә? Сукыр ана 9 ай буена солдаттагы улына хат язган

Равия абыстай Рамазанова 47 яшендә сукыр калган.

Башкортостанда яшәүче кардәшебез белән Казанда «Ярдәм» мәчетендә уздырылган ифтарда таныштык. Килешле итеп киенгән, зәвыклы итеп сөйләүче, ягымлы йөзле ханым кара күзлектән булса да, аның бөтенләй күрмәвенә ышануы авыр иде. Ул бер дә күрә алмавыннан интеккән кешегә охшамаган.

Күрешеп сөйләшкәч кенә аның нык рухлы һәм гаять аңлап яшәүче шәхес икәнлеген күрдем. Бер сәгатькә якын аралашу барышында ул бер генә үкенеч, бер генә зарлану сүзен дә әйтмәде. Үз тормышын, аны бик җайлы гына үткәндәй сөйләп бирде.

Кем бу абыстай?

Равия ханым Башкортостанның Аскын районы Яңа Мутабаш авылында Хәдичә белән Хәйрелислам Гатиннар гаиләсендә төпчек бала булып туган.
«Яратылып үстем, авыл халкы да безнең гаиләбезне бик яратты», - дип әтисе белән әнисе хакында сөйләде.
Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамакның мәдәни-агарту училищесының хор-дирижерлык бүлегендә укыган. Аны тәмамлагач, Кушнаренко - район үзәгенә эшкә билгеләгәннәр.

Авыру сынавы

Милли мәдәниятне халыкка җиткереп, ире Мәсгуть белән ике бала үстереп, гомер иткәндә күзләрендә яман шеш глаукома булуы ачыкланган. Бу вакытта Равия ханымга 35 яшь булган. Дәвалану, операцияләрдән соң ул барыбер дөм сукыр калган.
«Соңгы күземә икенче операция ясалгач, больницадан сукыраеп кайтып киттем һәм әллә кайларга барсаң да күзнең күрмәячәген аңладым». Ә аңа нибары 47 яшь. Тормышның җае табылгач кына, аннан аерыл инде... 

Сукыр ана солдат улына  9 ай буена хатлар яза

«Улым армиядә иде, аңа операция уңышлы үтте, дидек». Әти белән әни кеше уллары армиядән качып кайтыр дип курыкканнар, «чөнки ул чорда солдатларның хезмәттән качулары турында еш сөйләделәр», - дип аңлатты Равия ханым.
Һәм дөм сукыр ана 9 ай буена улына үз куллары (!) белән хат язган. Армиядән кайтуына мунча ягып, бәлеш пешереп каршылаган әнисенең күрмәвенә улы төшенмәгән. Бары тик 3 көн узгач кына аңа серне ачканнар.

Яктыга чыгасым килде

«Больницадан өйгә кайткан мәлләрнең баштагы бер көнендә мондый хәл булды. Иптәшем эшкә китте, мин калдым. Ишек бикле түгел. Радиодан Зөһрә Сәхабиева башкаруында «Сарман» җырын бирделәр. Бу җыр минем репертуарымда да бар иде. Мәдәният өлкәсендә эшләгәч, җырлый да идем. Шунда минем бөтен күңелем актарылып чыкты, гәүдәм белән ярсып елый башладым. Иптәшем кайтып кергән икән: нәрсә булды, егылдыңмы, бәрелдеңме, дип сорый. Миңа оят булып китте. Мин егылмадым да, бәрелмәдем дә, ә мин үксеп елыйм. Мәсгуть, мин әйтәм, мин арыдым – шул гына, күземнән башка бер җирем авыртмый, дим. Караңгылыктан нык арыдым, чак кына булса да яктыга чыгасым килә, дип сөйләдем. Юк! Булмый! Анысын да беләм. Әмма нык яктыга чыгасым килеп калды. Аннан үземне кулга алдым».

Равия ханым хисләрен кулга алып, ире ярдәме белән көнкүрешен җайлый, алда язганча мунча да яга, ризык та пешерә, өен дә җыештыра - элек башкарган эшләрен башкаруын дәвам иттерә.   

Яңадан укырга өйрәнгән

Казандагы «Ярдәм»  мәчетенең күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге турында ишеткәне булса да, Равия ханым монда 60 яшендә генә килә алган.

«Күңелемнән нәрсәгә өйрәтсәләр дә шуңа риза булып, өйрәнәм, дип килдем. Һәм өйрәндем. Монда йөрергә дә өйрәттеләр хәтта. Сукырлар таягын тотып йөри белми идем әле, монда килгәч өйрәндем. Күп нәрсәгә өйрәттеләр. Беренче килүемдә Роза ханым намазга өйрәтте. Ирем компьютер сабагына да өйрәнеп кайтыр дип уйлаган. Ул дәрескә дә бардым, әмма миңа намаз кирәгрәк иде, башта намазны өйрәнәм дидем. Аннары Коръән хәрефләрен өйрәндем. Бармагым белән укый алуыма сөенәм. Тәҗвидне өйрәнүемә бик куанам. Коръәнне укыйм, сүрәләр ятлыйм. Безнең якта мондый уку юк. Хәзер Кушнаренкода дин мәҗлесләрен дә алып барам әле. Уфадан Мурат Локманов дигән хәзрәт «Йома» дигән телевизион тапшыру алып бара. Ул радиодан да сөйли. Шуның сөйләгән вәгазләрен кассетама яздырып калам һәм кирәк теманы өйрәнәм».
Шулай итеп Равия ханым сукыр килеш тә халыкны динебезгә өнди. 

Намаз сере йөрәккә күчте

«Аллаһ кушканнарны үти башлагач, күңел тынычланды. Ислам дине шулкадәр көчле һәм зирәк дин ул. Аның белән яшәү максаты ачыла. Намазы һәр гамәлне үзгәртә. Мәсәлән, иртән торасың, тәһарәт алып, үзеңне тәртипкә китерәсең һәм Аллаһ каршына гыйбадәткә басасың, аны төгәл итеп үтәргә тырышасың. Бу гамәлне көнгә 5 тапкыр кабатлыйсың. Үзеннән үзе кешенең тормышы тәртипкә салына. Ә инде йөрәк турында әйткән дә юк, һәркем үзенекен үзе белә».

Язмыш сынавы килгәндә нишләргә?
«Аның өчен барыбер дә көч кирәк. Күңелеңне тыярга кирәк, яман уйлар уйларга түгел, бары яшәү һәм матур яшәү турында уйларга кирәк. Кайбер кеше эчеп китә, кайбер кеше күңел төшенкелеге белән дөньясын оныта. Мин андый уйлар уйламадым, мин яшәргә тырыштым, миндә бары тик яшәү, бары тик матур итеп яшәү теләге булды. Сукырларча түгел. Күргәннәрчә яшисем килде. Беркемнән җәлләтәсем килмәде. Мине җәлләп үтеп китмәсеннәр – миндә шул уй бар».

Равия Рамазанова «Ярдәм»гә килергә ашкынып торган кебек, өенә кайтырга да зарыга. Озакламый бакча эшләре башланачак, оныгы Арслан яраткан татлы борычларны күчереп утыртасы, күршеләр «аһ» дип сокланып китә торган төсле чәчәкләрне үстерәсе бар.
Күрмәүче кеше күрүчеләргә инде шул сукыр кыяфәте белән бер сабак һәм гыйбрәт бирә - якты дөньяны күреп яшәү генә дә нинди нигъмәт икән бит! Моны аңлар кем булырга кирәк икән...  
Ә сез күрәсезме?

Кушымта:
Әллә минем күрәсем килмиме?
Равия Рамазанова шигыреннән өзек

Әллә минем күрәсем килмиме, 
Язгы гөрләвекләр акканын,
Яшел хәтфә булып җир яшәреп,
Алмагачлар чәчәк атканын.

Әллә минем күрәсем килмиме, 
Алсуланып кояш чыкканын,
Зәңгәр күктә йөзгән ак болыттан
Җәйне яңгыр, кыш кар яуганын.

Фото: «Ярдәм» мәчете матбугат үзәге
Мәскәү Диния-Нәзарәте

Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев