Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшылык кыйпылчыклары

Өч тамчы зирәклек

Гаилә ял көнен пляжда уздырырга булган. Балалар су коенган һәм комнан замоклар төзегән. Кинәт еракта бер кечкенә генә карчык күренгән. Чал чәчләре җилдә тузгыган, кие­ме пычрак һәм ертылып беткән. Үзе комнан нәрсәләрдер алып сумкасына тутыра һәм үз эченә сөйләнә икән. 

Әти-әниләр балаларын яннарына чакырып алганнар һәм әлеге карчыктан ераг­рак торырга кушканнар. Болар яныннан, әледән әле бөгелеп комнан нидер ала-ала узганда, гаиләгә елмайган, тик аның мондый сәламенә беркем дә җавап бирмәгән.

Берничә атна узгач кына, әлеге гаилә бу карчыкның бөтен гомерен, балаларның аякларын кисмәсен дип, пляжда пыяла кыйпылчыкларын җыюга багыш­лавын белгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев