Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Яхшы хатын булып арыдым» дип язган ра­йондашыбызга фикеремне җиткерим әле

#әйтәмәле

Газетагызда басылучы хатларны «Яшел Үзән» килгән көнне үк укып чыгам. Укыйм да, уйланып йөрим, күңелемнән киңәшләр бирәм, шулай да була икән дип, үз-үзем белән сөйләшәм.

Син, акыллым, ирең турында бер сүз дә язмагансың. Эчсә, акча алып кайтмаса, әйтер идең. Димәк өйдә бар да яхшы, әгәр эчеп дуласа, ул вакытта аерылышу турында уйлар идең. Ашарга пешермә, кер үтүкләмә? Алай булгач ник кияүгә чыктың соң син? Ярты эшне машина башкара бит хәзер. Әдилә кафеда ашый дигәнсең, ә син тәмле итеп өйдә пешер. Кеше тормышын тикшермә, һәркем үзенчә яши. Ә чәчәкне һәм бүләкне бөтен кеше дә бирми аны.

Минем ирем, мәрхүмкәем, акча кулыңда, нәрсә кирәк шуны ал, дип әйтә торган иде. Бүләк бирми дип, аерылышыргамы?! Рәхәткә чыдый алмыйсың ахры. Шулай, акча күбрәк булган саен хатын-кыз кырыйдан эзли башлый. Күршедә ике хатын-кыз шулай булды. Акча керә башлагач, ирләрен куалап чыгардылар. Башканы керттеләр, тик алары да озак тормады, киттеләр.

Син дә бәхет эзләп китәсеңме инде? Ике ял көне җитми дигәнсез. Ике көндә бик күп эш эшләргә була, телефонда азрак утыр. «Аллаһка шөкер» дип яшә, гаиләңә исәнлек сора. Һәм башкалар турында уйларга вакытың да калмас.

Гаилә бәхете теләп, Хәлимә апаң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев