Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы хатын булып арыдым

...Яллар үтеп китте дә, менә шундый уйларга чумдым әле, җәмәгать.

Беләсезме нәрсә: ике көн буе өйдә бер минем утырып торырга вакыт юк. Калганнарның бер эшләре юк, ә минем ял итәргә вакыт юк. Яңа елда хыял-теләкләре чынга ашкан бәхетлеләрнең хатларыннан соң минеке бик күңелсез тоелыр инде, әмма бик тә сезгә күңелемне бушатасым килә...

Мин яхшы хатын булып катастрофически арыдым. Минем дә ял итәргә хакым барлыгын якыннарыма аңлатуы нигә шулай авыр икән? Аларның хисләренә кагылмыйча гына үзем өчен каян вакыт табарга?

Ял көннәре бар бит, диярсез. Ул ике көн өй җыеп, ашарга пешереп, кер юып, үтүкләп һ.б. бетмәс эшләр башкарып үтә. Ирем телефонда утыра, яки аның белән, моның белән очрашасы бар, дип, чыгып китә. Балалар, шулай ук, үзләре белән мәшгуль яки дуслары белән урамда. Әле аларны атнасына өч тапкыр бассейнга да алып барырга өлгерергә кирәк. Мин үземнең күңелсез, бер төрле тормышымны сүгеп арыдым.

Гаилә тормышы нүжәли нәкъ менә шундый булырга тиеш? Әллә миңа гына шулай эләккәнме?

Үземне сөекле, кирәкле итеп сизмим. Мин калганнарның теләкләрен тормышка ашыручы инс­трумент кебек. Һәм бу хәл минем шайтаннарыма кадәр туйдырды. Әни һаман түзәргә куша, хатын-кызның язмышы шундый, ди. Егерме беренче гасыр, кем ничек тели – шулай яши, хатын-кыз язмышы турында нинди сүз булырга мөмкин! Мин әйтерсең, «кияүдәге кошмардан соң» дип атап булырлык җиде ел йокыдан соң уяндым. Романтика һәм бер-берең өчен нидер эшләү теләге күптән онытылган. Кайсыдыр мизгелдә моның белән килештем һәм кул селтәдем. Тик Әдилә минем тормышка карашымны тамырдан үзгәртте.


Балалар бассейнда вакытта, аларны көтеп утыра идем. Ишектән үзен караган, чибәр кыз керде. Ике кечкенә рюкзакны элеп куйды да, үзенең кыйм­мәтле сумкасыннан электрон китап чыгарып, укуга чумды. Мин күземне аера алмыйча аңа карап торам. Ул башын күтәрде дә, нигә болай карап торасың дигән мәгънә салынган күзләре белән, елмаеп, миңа карады. Мин, сезгә ничә яшь, дип сорадым. Ул миннән ике яшькә зуррак булып чыкты, ә чынлыкта өч-дүрт елга яшьрәк күренә. Аның да ике баласы, кулында балдагы – димәк ире бар. Елыйсы килүемне басып, турыдан-туры, ничек шулай матур һәм яшь саклана алуы турында сорадым. Ул елмаеп, иренең әйбәт булуын әйтте. Иртәрәк торып, капкаларга әзерли һәм барысы бергә утырып иртәнге ашны ашыйлар, аннары машинасы белән барысын да, кемне – эшкә, кемнәрне – мәктәпкә илтә икән. Эштән соң Әдилә үзе такси белән балаларны мәктәптән алып, түгәрәкләргә илтә. Кичен ире ашарга кафедан ала кайта, гаиләләре белән ашыйлар, ә аннары кайсыдыр балалар белән шөгыльләнә, кайсыдыр өйдәге эшләр белән.

«Ирем мин матур булганны һәм арымаганны ярата, шуңа булыша. Ул мине ярата һәм әни булу минем өчен авырлык түгел, ә күңелле һәм бәхетле вакыйга булуын тели. Мин салоннарга барырга да өлгерәм. Айга ике тапкыр, балаларны няняга калдырып, «свидания»гә барабыз», – дип шаккатырды мине Әдилә.

Шундый ирләр дә бар икән! Мин инде тыйнакланып тормыйча, керемнәре турында да сорадым. Һәм беләсезме, алар ире белән икесенә безнекеннән әзрәк акча эшли!
Өйдәге эшләрне хатыннары белән бертигез башкаручы ирләр дә бар икән бит! Ә нигә минеке файдалана гына?! Кияүгә чыкканны бирле ник бер чәчәк, туган көннәремә ник бер бүләк бирсен!

Менә шушылардан соң мин ничек итеп аңа хезмәт итүемне дәвам итим?!

Тик, берни дә эшләп булмый торгандыр инде. Минем тормыш хәзер дә, алда язып үтелгән тәртип буенча, элеккечә бара. Нәрсәнедер үзгәртсәм, ирем аерылышу һәм балаларны тартып алу белән куркыта. Ә мин инде көннән-көн аның бу янау­ларыннан курыкмый баруымны аңлыйм. Мин яхшы хатын булып арыдым! Моның бер чиге булачак, әлбәттә. Ул, алда һичшиксез булачак үзгәрештән әлегә үзем дә куркам... Минем дә хезмәтче булып түгел, бәхетле хатын-кыз булып яшисем килә!

Гафу итегез шундый күңелсез хат өчен. «Мин бүген бәхетле!» дигән сүзләр белән тулы хат та язарга насыйп булсын. Сәлам юллап, райондашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев