Яшүсмерләр 50 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән
Алабугада 50 яшьлек хатын-кызга рәхимсез рәвештә һөҗүм иткәннәр.
Инцидент кич белән Тугаров урамындагы йорт подъездында була. 15 яшьлек укучы һәм аның элек хөкем ителгән 19 яшьлек танышы зыян күрүчене кыйный, рюкзагын тартып ала. Әмма алар моның белән генә чикләнмиләр - балигъ булмаган малай хатын-кызны көчләргә маташа.
Шикләнелүчеләрне тоткарлыйлар. Хәзерге вакытта аларның берсе сак астында, икенчесе – читкә китмәү турында подписка астында. Җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев