Яшүсмер, кан эчеп, хастаханәгә эләккән
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
17 яшьлек мәскәүле үз канын эчә һәм бу аның гомерен куркыныч астына куя.
Егет TikTok та "лайфхаклар" белән видео карый: имеш, кан эчсәң, гемоглобинны күтәрергә һәм дәртләнергә мөмкин икән. Ләкин күтәренке кәеф урынына яшүсмернең температурасы күтәрелә һәм ул кан белән коса башлый.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен яшүсмернең коты алынган әнисе чакырта, егетне кискен агулану диагнозы белән хастаханәгә озаталар.
Табиблар малайны коткарып кала һәм аңа психиатрга барырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев