Яшүсмер кыз әбисенә һөҗүм иткән
***
Ростов өлкәсендә пычак тоткан оныгы аңа телефонда утырырга рөхсәт итмәгән әбисенә һөҗүм иткән.
16 яшьлек Жанна аш бүлмәсендә телефоныннан музыка тыңлап утыра. Әбисе аңа шелтә белдерә һәм кәрәзле телефонын алып куя. Сүз иярә сүз чыга, талаш башлана. Бер мизгелдә кыз пычак алып, олы яшьтәге хатынга ташлана. Жанна әбисенең күкрәк читлеген һәм җилкәсен тишә.
Әби качып китә ала һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Хастаханәдә табиблар аның талагы өзелүен дә билгели.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев