Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьлек еллары күңелле дә булган, авыр да...

Ветераннар советы активисты 23 ветеранга хезмәт күрсәтә

Очрашу
Яшел Үзәндә ликвидация­ләнгән предприятиеләр һәм күченеп кайткан пенсионерларның ветераннар советы 15 елдан артык эшләп килә. Аның составында 100дән артык кеше исәпләнә. Араларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар да һәм тол калучылары да, Социалистик хезмәт геройлары, сугыш чоры балалары да бар.

Сүзебез бу юлы сугыш чоры балаларының берсе Сара Асанова турында. Кыз фамилиясе – Ния­зова. Сугыш чоры балаларына рәсми статус бирелмәсә дә, күпме ватандашыбыз балачакларында ил белән бергә Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын кичергән. Еллар уза һәм андый кешеләрнең дә хәзер сафы сирәгәя бара.


Сара ханым Асанова 1943 елның 13 июлендә Таҗикстан Республикасының элеккеге Сталинабад, ә хәзерге Дүшәмбе шәһәрендә туган. Әтисе коммунист Атаулла Ниязов Сталинабадның тимер юл станциясендә бригадир була. Ул үзенең бригадасы белән ватылган вагоннарны, эшелоннарны торгыза, ә ремонттан соң аларны тагын фронтка озаталар. Ул мактаулы тимер юлчы булып, Ленин ордены белән дә бүләкләнгән. Сарага бер ай тулганда әтисен Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә күчерәләр. Анда ул белгечлеге буенча эшен дәвам итә. Әнисе – хуҗабикә. Гаиләдә 9 бала була алар, ә Сара – бишенчесе. Аңа әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә күп булышырга туры килә. Ачлы-туклы яшәгән юклык вакытларны да яхшы хәтерли. Бигрәк тә язга таба авыр була. Ә инде беренче яшеллек, үләннәр күренә башлау белән бик шатлана торган булганнар.


Сараның яшьлеге Сәмәркандта уза. 1961 елда гаиләсе Ташкентка күченә. Сара анда ФЗУга тукучылыкка укырга кереп, анда 1 ел укый һәм Ташкентның текстиль комбинатында эшли башлый. Аңа 36 станокка хезмәт күрсәтергә туры килә. 1963 елда ул, 20 яшьтә Марат Асановка кияүгә чыга. Булачак ире белән бию мәйданчыгында танышулары турында да онытылып сөйли Сара ханым. Яшьлек яшьлек инде ул, бер мизгеле дә онытылмый, беренче мәхәббәт тә. Марат слесарь булып эшли һәм параллель рәвештә Автоюллар институтында да укый. Анда аларның өч баласы туа (ике кыз һәм бер малай). Өлкән кызлары – Транспорт институтын, уллары хәрби училище тәмамлый.
Сара ханым үзе дә тукталып калмый, белемен күтәрә, Ташкентта кооператив техникумда укып чыга һәм 20 ел промторгта товаровед булып эшли.
1998 елда ире үлеп киткәч, ул кызы янына Казанга килергә карар кыла. Анда бер ел яшәгәч, 2007 елда Яшел Үзән шәһәренә күченә.

– Яшел Үзән минем икенче ватаныма, туган йортыма әверелде. Бик яраттым мин бу яшел шәһәрне, үз иттем. Мин бик бәхетлемен, хәзер алты оныгым бар – өч кыз һәм өч малай, – ди сөенеп-куанып бәхетле дәү әни.

Чәй табыны артында ул безгә үзенең тормышында булган бик күп кызыклы вакыйгаларны искә төшерде, хезмәтен бәяләп бирелгән бүләкләрен дә күрсәтергә өлгерде.

– Ташкентта промторгта эшләгәндә миңа «Хез­мәт ветераны» исемен бирмәкчеләр иде, әмма мин һәм хезмәттәшләрем ул вакытта аңардан баш тарттык – «Хезмәт ветераны» медален алмадык.

Хәзер инде Сара Атаулла кызы лаеклы ялда, әмма өйдә утырырга яратмый. Ул советның активисты булып, ветераннар советы составында 2009 елдан бирле тора. 11 урамга – советның 23 әгъзасына хезмәт күрсәтә (Мирный бистәсе тулысынча аның участогына керә).
Сара Асанова һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы һәм кунакчыл кеше. Фатирындагы пөхтәлеккә дә шаккатасың. Буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүе белән дә кызыксынмый калмадык.

– Буш вакытымны Интернетта уздырам, позитивта яшим, тормыш әйбәт, миңа кешеләр белән аралашу бик ошый, – ди. – Тәмле ризыклар әзерләргә яратам, өйдә чисталык та булырга тиеш. Китаплар укыйм, төрле газеталар яздырам. Әлбәттә, кроссворд, ребуслар чишү дә минем хобби булып тора. Тагын бер гадәтем бар: монеталар җыям. Коллекциямдә хәзер алар бик күп, арасында хәтта 1801 елгысы да, Совет чорыныкы да бар.

Менә шулай, Сара ханым белән сөйләшеп, әңгәмә корып берничә кызыклы сәгатьне уздырдык. Саубуллашканда юбиляршага шатлык, ныклы сәламәтлек, бәхет теләдек.

Ринат Шәрипов,
Яшел Үзәннең ликвидацияләнгән предприятиеләр һәм күченеп кайткан пенсионерларның ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев