Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшибез һәм һәр көнгә сөенәбез!

Президент грантлары Фонды ярдәме белән Норлат авылында «Әбием мәктәбе» («Бабушкина школа») проекты үзенең эшен башлап җибәргән.

- Бу хакта хәбәр итүебезгә без бик тә шатбыз! Инде "Тылсымлы йомгак" сыйныфы ачылды, аның белән безнең мәдәният йорты белгече Инзилә Галиуллина җитәкчелек итә. Проектның Мәдәният йорты, Норлат мәктәбе һәм Балалар йортының уртак тырышлыгын координацияләргә мөмкинлек бирүен аңлау бик күңелле, - дип уртаклаша районыбыз активисткасы, Норлатның «Яшь йөрәкләр» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ләлә Хәҗипова. - Мунчала бәйләргә өйрәнергә булдык, чөнки аны арабызда шактый кешенең бәйли белмәве ачыкланды. Барлык катнашучылар, ә алар бүген 18 кеше иде, җеп, калькалар белән тәэмин ителеп, эшкә дә керештеләр! Бу бик күп вакыт таләп итә торган эш булып чыкты - тышкы яктан гына бик гади тоела икән. Өйрәнергә теләүчеләргә берничә остаз - Инзилә Галиуллина, Әминә Бикмөхәммәтова һәм Диләрә Азалетдинова ярдәм итте. Безнең кайбер әбиләр инде крючок белән бәйли белгән,ләкин мунчала бәйләп караганнары булмаган әле,бу аларга яңалык булды. «Век живи – век учись» дип юкка гына әйтмәгәннәр! Ә өйрәнергә беркайчан да соң түгел! Катнашучыларның кызыксынуы зур, башы бар, дәвамы булачак! Без Президент грантлары фондына инициативаларыбызны хуплаганнары өчен бик рәхмәтле, әби мәктәбендә уку күпләрне - яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә кызыксындырыр, дип ышанабыз! Алда әле бик күп кызыклы һәм өйрәнелмәгән әйберләр бар! Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл артында чәй һәм тәмлүшкәләр, матур җырлар белән күңелле аралашу булды. Пенсионерлар үзләре әйткәнчә, эшсез утырырга вакыт юк, бөтен көннәргә шөгыльләр алдан язылып куелган.

Афәрин, норлатлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев