Яшел Үзәннең ЗАГС бүлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара узды
Бүген Яшел Үзәннең ЗАГС бүлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган җылы һәм истәлекле чара узды.
Тантанада күпбалалы гаиләләргә «Күпбалалы гаилә» таныклыклары тапшырылды, нәниләрнең туу таныклыклары һәм яшь гражданнарга Россия Федерациясе паспортлары бирелде.
Яшел Үзән — бәхетле, тату һәм мәхәббәткә төренгән гаиләләр шәһәре. Бүгенге чарада катнашкан һәр гаилә — районыбызның горурлыгы, киләчәккә өмет һәм матур үрнәк.
Чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев катнашып, гаиләләрне бәйрәм белән тәбрикләде, балаларга бәхетле балачак, әти-әниләргә нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.
Бәйрәм чарасында Исаевлар, Солтанморатовлар, Ибляминовлар, Никишиннар һәм Сибагатуллиннар гаиләләрен күпбалалы гаилә булулары белән тәбрикләделәр. Аларга «Күпбалалы гаилә» таныклыклары һәм нәни сабыйларның туу таныклыклары тапшырылды.
Шулай ук яшь яшел үзәнлеләр — Мирон Егоров һәм Элина Фёдоровага Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды. Алар өчен бу көн балачактан олы тормышка беренче адым символына әверелде.
Балалар көлүе — шәһәребезнең иң матур авазы. Һәр сабый бәхетле булып үссен!
Илсөя Садыйкова фотолары
Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев