Яшел Үзәннең “Тынычлык” мәчетендә 16 мәктәпнең 2а сыйныф укучылары өчен экскурсия узды
Экскурсиянең максаты: укучыларда мәчет һәм ислам дине белән кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде.
Мәчеттә үз – үзеңне тоту культурасының нигезен формалаштыру да максат итеп куелды.
Шулай ук “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов балалар һәм тәрбиячеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Барлык балалар да бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев