Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Столичная урамында коточкыч хәл

02 Эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән.

Шуларның 25е – шәһәрдә, 7се район­да булган. 15 җинаять ачылган, 12се – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 6 талау, 8 урлау, 12 мошенниклык булган.

Рус Наратлысы авылында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 48 яшьлек ир, кинәт ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, Осиновода яшәүче 54 яшьлек шешәдәшенең күкрәгенә пычак кадаган. Зыян күрүчене Яшел Үзән дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр.

40 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, Ленин урамындагы гараж яныннан велосипеды урланган. Моның буенча Казанда яшәүче 31 яшьлек ир шик астына алынган.

Столичная урамында көпә-көндез 47 яшьлек хатын-кызның алтын чылбыры талап алынган. Моны беркайда да эшләмәүче, хөкем карары ябылып бетмәгән 28 яшьлек яшел үзәнле кылган.

Билгесез затлар телефоннан шалтыратып, кызың юл-транспорт һәлакәтенә эләкте дип, куркытып, 96 яшьлек әбинең 400 мең сум акчасын алганнар. Моны беркайда да эшләмәүче 19 яшьлек казан кешесе кылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев