Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Столичная урамында коточкыч хәл

02 Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән.

Шуларның 32се – шәһәрдә, 7се районда булган. 12 җинаять ачылган, 12се – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 17 урлау, 1 тапкыр транспорт чарасын урлау, 1 корал табу, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак, 14 мошенниклык теркәлгән.
 

31 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, Королев урамындагы йорт подъездында билгесез зат аның банк картларын һәм акчасын талап алган. Моның буенча 35 яшьлек ир шик астына алынган.
 

Яшел Үзәннең Столичная урамында 23 яшьлек яшел үзәнленең автомобилен талап алганнар. Моның буенча элек хөкемдә булган 26 һәм 18 яшьлек ике васильеволы шик астына алынган.
 

Яшел Үзәндә яшәүче 25 яшьлек хатын-кыз билгесез затларның мошенниклык гамәлләрен юкка чыгару тәкъдименә ышанып, 395000 сум акчасын алдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев