Яшел Үзәннең шәһәр пляжы аяныч хәлдә
Балалар белән шәһәр пляжына бардык, табигать белән хозурланып, фотоларга төшеп кайтырбыз дип уйладык. Агач төбендәге чүп өемнәрен күргәч, бөтен кәеф кырылды.
Хәтта биш яшьлек улыбыз да болай эшләргә ярамаганлыкны яхшы аңлый. Машинага төялешеп килгәннәр, тыгынганнар һәм үзләреннән соң бар пычраклыкны ашаган җирләрендә калдырып киткәннәр. Пакетка салып, машина белән алып кайтып китәр өчен әллә ни акыл кирәкми бит инде, югыйсә. Алар артыннан кем җыярга тиеш дип уйлыйлар икән?! Андыйларга чүп контейнерлары урнаштырылган мәйданчыклар янында гына күңел ачасы, җыясы да юк.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев