Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең паром кичүендә ир-атны агулы елан чаккан

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1028 чакыру килгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 574е – шәһәрдән, 257се районнан булган. 391 кеше госпитализацияләнгән: 257се – шәһәрдән, 134е – районнан.

Осиновоның Комсомольская урамында ялгыш ацетон эчеп агуланган 23 яшьлек егет янына чакыру алынган. Авызы пешкән булса да, ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Северная урамында 37 яшьлек хатын-кызга күршесе пычак белән суккан. Бармагы киселгән зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.

Паром кичүендә агулы елан чаккан 29 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә алып килгәннәр.

Чапаев урамындагы йорт мунчасында күкрәге пешкән 5 яшьлек бала янына чакыру алынган. Тәненең 10 процентына зыян килгән малайны хирургия бүлегенә китергәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев