Яшел Үзәннең «Паратск» студиясе - Президентның Мәдәни инициативалар Фонды конкурсы җиңүчесе
«Видеопутешествие по земле Зеленодольской» - Президентның Мәдәни инициативалар фондының икенче конкурсында катнашкан һәм грант ярдәме алган проект әнә шулай атала.
Проект Яшел Үзән районы һәм шәһәрнең кызыклы һәм әһәмиятле истәлекле урыннары турында 10 видеофильм булдыруны күздә тота. Һәр видеофильмда нәкъ менә җирле халыкта: «Мин горурланам!» - дип, туган як, кече Ватан өчен горурлык хисләре тудырырлык урыннар ассызыклана.
Яшел Үзәннән тыш, объектлар исемлегенә Зөя утрау-шәһәрчеге, Раифа ирләр монастыре, Энгельгардт исемендәге обсерватория, Идел-Кама тыюлыгы дендробакчасы, Кече Шырдан (танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри ватаны), Татар авылы этнографик комплексы, Васильево бистәсендәге рәссам Константин Васильев музее, Норлат авылы, Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев